ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

16 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасының яшь педагоглары һәм мәктәп директорларының I форумы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Форумга чакырулы педагогларның (30 яшькәчә) һәм мәктәп директорларының (35 яшькәчә) гомуми саны меңнән артык.

Бүген Казан IТ-паркында, Татарстанда беренче тапкыр буларак, гомумреспублика ата-аналар җыелышы үткәрелә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашачак әлеге чарага яшь татарстанлыларның әти-әниләре, республика мәктәпләре директорлары һәм укытучылар чакырылган.


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2016 елның 1 гыйнварыннан сабые балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма республика буенча уртача 8%ка артачак (180 сумнан 270 сумга кадәр).

Ата-аналар түләве  арту мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын финанслауга чыгымнар үсеше, шул исәптән  туклану продуктларына бәя артуга, балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы артуга да бәйле.  Балала

Бүген Иннополиста инновацион өлкәдә “Сколково” фонды белән хезмәттәшлек турында берничә килешү төзелде. Әлеге документлар РФ финанс министры урынбасары Андрей Иванов, “Сколково” фонды президенты Виктор Вексельбергның Иннополиска визиты кысаларында рәсмиләштерелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Рәсми затларны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис мэры Егор Иванов, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов, Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов һәм башкалар озата йөрде.

Иртәгә, ягъни 17 декабрьдә Казанда балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарә органнарының “Без бергә”/“Мы вместие” республика слеты була. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә. Чара, “Татарстан варислары” берлеге төбәк балалар иҗтимагый оешмасының 25 еллыгы уңаеннан, оештырыла.

16-18 декабрьдә Казан радиомеханика көллиятендә  WorldSkills Russia республикакүләм эшче һөнәрләр  чемпионатының сайлап алу этабы уза. Сайлап алу этабында А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институты, Әлмәт һөнәри көллияте, Казан радиомеханика көллияте һ.б. катнашачак.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Татарстанда сабые балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма артуы планлаштырыла. Шулай итеп, түләүләр уртача 8 процентка артып 180 сумнан 270 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Иртәгә, ягъни 16 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасының яшь педагоглары һәм мәктәп директорларының I форумы була. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә. Форумга чакырулы педагогларның (30 яшькәчә) һәм мәктәп директорларының (35 яшькәчә) гомуми саны меңнән артык.


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы базасында "Worldskills Russia"гә әзерлек буенча Халыкара компетенция үзәге барлыкка киләчәк.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2016 елда Казан шәһәрендә узачак информатика фәне буенча XXVIII Халыкара олимпиадага әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе узды. РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов олимпиадага зур әзерлек эшләре алып барылуын искәртеп үтте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International