Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф шәһәре» эшчәнлеге, Катар мәгариф, фән һәм иҗтимагый үсеш фонды проекты белән танышты.
4-13 декабрь көннәрендә Тукай районының 23 мәктәбендә дә “Код сәгате” («Час кода») акциясе үткәрелә. Аның кысаларында мәктәпләрдә информатикадан тематик дәресләр үткәрергә планлаштырыла.
2015 нче елның 5 нче декабрендә Актаныш муниципаль районының «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә телләр укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру максатыннан укучылар өчен «Туган телем – шагыйрьләр теле» III республика фәнни-эзләнү конференциясенең йомгаклау туры үткәрелде.
2015 елның 5-6 ноябрендә көллият һәм техникум студентлары арасында уздырылган баскетбол буенча III Спартакиаданың зона этаплары узды. Ярышларда 67 кызлар һәм 75 егетләр командасы катнашты.
Казанда 17-19 декабрьдә “Талантларны ачу” форумы үткәрелә. Берничә мәйданчык эшләячәк форумда экспертлар яшьләр тарафыннан тәкъдим ителгән иң яхшы алымнар һәм проектлар буенча фикер алышып, аларны анализлаячак.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФның яшь гражданнарына, тантаналы рәвештә, паспортлар тапшырды. ТР парламентында 3 нче тапкыр уздырылган чарага республиканың Лениногорск, Сарман, Теләче, Тәтеш, Аксубай, Түбән Кама, Зәй, Кайбыч, Балтач, Кукмара, Арча, Әтнә, Питрәч, Биектау муниципаль районнарыннан, Казанның Идел буе, Совет, Киров, Авиатөзелеш районнарыннан барысы 32 укучы чакырулы иде.
Казан федераль университеты беренче тапкыр THE BRICS&Emerging Economies Rankings рейтиныгына керде һәм анда 31 урынга лаек булды.
Казан шәһәренең җиденче сыйныф укучылары командасы 46нчы Урал яшь математиклар турнирыннан зур җиңү белән кайтты. Турнирда Россия төбәкләреннән 82 команда катнашты. Казан шәһәре укучылары беренче урынны яулады һәм абсолют җиңүче булды.
Казанда Татарстан Республикасы мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары I республикакүләм форумы узачак. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак. Форумда, аерым алганда, белем бирү сыйфаты белән идарә итү мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары хакында фикер алышу булачак.
7 декабрьдә Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган республика иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Лаеклы бүләкләрне укучылар, студентлар һәм журналистлар алды.