25-26 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы һәм Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Төмән өлкәсендә Татар мәгърифәтчелеге көннәре узды. Бәйрәм чараларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре. Гаилә һәм балалар ихтыяҗларына бәйле рәвештә, дәүләт һәм җәмгыятьнең социаль партнерлыгы" темасына "түгәрәк өстәл" уздырылды. Анда ТР парламенты Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, дин әһелләре, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һ.б.лар катнашты.
Казанда XI "Державин укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Искәртеп узабыз: бу шагыйрь, мәгърифәтьче һәм дәүләт эшлеклесе, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Державинга багышланган чараны 2005 елдан башлап Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ел саен үткәрә.
2015 елның 25 һәм 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Төмән өлкәсендә узачак Татар мәгәрифе көннәрендә катнаша.
Бүген, Казанда Халыклар дуслыгы йортында, “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе финалы барышында, “Мәгариф” журналы ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үткәргән “Авыл укытучысы – 2015” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.
21 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә Коррупциягә каршы тору фронты” коррупциягә каршы актив мәктәбе узган.
3-6 декабрьдә Татарстанда “Медиапространство”/“Медиакиңлек” бөтенроссия студентлар медиафорумы була. Форум Россиянең студентлар массакүләм мәгълүмат чараларын һәм матбугат үзәкләрен үстерү мәйданына әверелер дип планлаштырыла. Чара нәтиҗәләре буенча илдә студентлар медиасының үсеш перспективаларын билгеләячәк резолюция кабул итү күздә тотыла.
Иртәгә Казанда Державин укулары» XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачыла. Бу хакта журналистларга Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының икътисад, финанслар һәм стратегик үсеш буенча урынбасары Дмитрий Гурьев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректорының беренче урынбасары Рияз Миңзарипов сөйләде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына быел 10 айда гражданнардан 6 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителгән. Шулардан 248е коррупция мәсьәләсенә кагыла.
2015 елның 20 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә "Россиянең ел тәрбиячесе-2015" Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстаннан Бөгелмә шәһәренең 14нче прогимназиясе тәрбиячесе Людмила Барабошкина "Хезмәттәшлек педагогикасы" номинациясендә җиңү яулады. "Россия ел тәрбиячесе-2015" конкурсының абсолют җиңүчесе дип Санкт-Петербург шәһәреннән Наталья Одинцова табылды.