ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2015 ел
шимбә

2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәрр осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча чараларны үтәүдә катнашучы оешмалар эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итү максатында оештыру комитеты төзелгән. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.

6 декабрь көнне сәгать 10да Алабугада кәгазь очкычлар ясау буенча районара чемпионат башлана.

28 ноябрь көнне Лениногорск балалар йортында гаиләләрендә ятим балалар тәрбияләүчеләр арасында әниләр көненә багышланган ярыш узды. Балалар  чыгышларын үзләре өчен иң кадерле кешеләргә-әниләренә багышладылар.


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 26 ноябрендә Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая Казан шәһәре Мәскәү районының 387нче балалар бакчасында булды. Балалар бакчасы тәрбиячеләре кунакларны мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус, татар һәм инглиз телләренә өйрәтүдә балалар эшчәнлегенең төрләре белән таныштырды.  

2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе 9нчы сыйныфта мәктәп программасын үзләштерү тәмамлангач  мәҗбүри ике фәнне (рус теле һәм математика) һәм билгеләнгән исемлектән сайлап алынган ике фәнне  тапшыруны күздә тота. 2016 елда мәҗбүри фәннәрдән канәгатьләндерерлек нәтиҗәләр булса  дәүләт йомгаклау аттестациясе уңышлы тапшырылган дип саналачак.

“Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының  IV форумы кысаларында 2015 елның 26 ноябрендә "Сацуро" оешмасы Президенты Норио Акахори җитәкчелегендәге Япония делегациясе Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 19нчы гимназиясендә булды.

Мәктәп укучылары, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында тәрбияләнү​челәр арасында экология буенча “Планета саулыгы? Минем кулда! – 2015”/“Здоровье планеты? В моих руках” халыкара балалар иҗаты конкурсы оештырыла. Конкурска рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы кулланырга ярый), кулдан ясалган эшләнмәләр, видеороликлар яисә әдәби әсәрләр 31 декабрьгә кадәр кабул ителә

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты белән Россия мәгариф академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Державин укулары" XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе тантаналы рәвештә ябылды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Бөтенросия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты. Бу чарада, киләсе конференцияләрне үткәрү урыны Казан Гавриил Державинның ватаны булачак, дип игълан ителде.

Татарстанда Инвалидлар декадасы уңаеннан, Казанның “Мир” кинотеатрында 1-5 декабрь көннәрендә “Уңайлы кино” (“Доступное кино”) акциясе уздырылачак. Аның кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен (сукырларга тифлокомментарийлар белән, ә ишетмәүчеләргә — субтитрлар) Россия фильмнары тәкъдим ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International