ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирүдә иң яхшы модель конкурсы җиңүчеләрен игълан итте. Әлеге бәйгедә барлыгы  Россиянең 36 төбәге катнашкан. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының берьюлы өч проекты җиңүче дип  табылган.
25 октябрьдә Татарстан яшь биологларының V Республикакүләм турниры тәмамланды. Турнирда Казан шәһәреннән һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан 19 команда катнашты.
2015 елның 28 октябрендә Азнакай шәһәренең  1нче урта мәктәбе базасында Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнарыннан   директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, педагог-оештыручылар, балалар оешмалары белән эшләү буенча муниципаль кураторлар өчен зона укыту семинары узды.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиада уздырылуы турында хәбәр итә.

Татарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Акция 2015 елның 22 июленнән 22 октябренә кадәр дәвам итте. Әлеге хәйрия акциясе мәктәп китапханәләре фондын укыту-методик, фәнни-популяр, белешмә һәм матур әдәбият белән баету максатыннан үткәрелде.

2015 елның 26 октябрендә Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрында "Казанская сирота" спектакле булды. Бүгенге көндә спектакльне бушлай республиканың 950 мәктәп укучысы карады.
Россиядә МИСиС университты базасында ясалма интеллектны өйрәнү буенча бердәм үзәк төзелгән, ул "Интеллектуаль автоном системалар үзәге" дигән рәсми исем алган.
27-28 октябрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы Казанда тарих укытучылары форумы уздыра. Анда тарих фәннәре докторы, Россия табигать фәннәре академиясе академигы, “Просвещение” нәшрияты гуманитар белем бирү үзәге җитәкчесе һәм Россия тарихы буенча яңа дәреслекләр авторларының берсе Александр Данилов катнашыр дип көтелә. Ул тарих белеменең яңа структурасы һәм эчтәлеге, яңа дәреслекләргә күчү этаплары, дәреслекләрнең һәм уку ярдәмлекләренең укучыларга һәм укытучыга мөстәкыйль эш өчен каралган мөмкинлекләре, сыйныфта проектлау эшчәнлеге, тарихтан БДИга әзерлек мәсьәләләре турында сөйләячәк.
30 октябрьдә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый  палатасының яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт комитетының эшче группасы "Татарстан Республикасында студентлар спорты үсешенең яңа этаплары һәм перспективалары" дигән темага "кайнар линия" оештыра.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында «Вверх!» алтынчы республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итүгә багышланган тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International