“России Ел укытучысы-2015” Бөтенроссия конкурсында Самара өлкәсеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Кочережко җиңү яулады. Бу хакта Мәскәү дәүләт университеты ректоры, конкурсның жюри рәисе Виктор Садовничий хәбәр итте.
«Глаголица» Республика балалар әдәбияты премиясе беренче туры лауреатлары билгеле булды. Иң яхшы 116 автор ярымфиналга узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Язучылар берлеге матбугат конференциясендә белдерделәр.
15-22 августта Нью-Йорк шәһәрендә Education First компаниясе тарафыннан оештырылган EF Youth Leadership Forum дип аталган беренче Халыкара форумы узды. Әлеге форумда катнашучылар арасында Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә укучы Айнур Морзаханов та бар.