ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
ТР Президенты Р.Миңнеханов башлангычы белән кабул ителеп, республикада 2012 елда гамәлгә кергән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы 5 елга исәпләнгән. Шул арада, 3 елда, Казанда программага кертелгән иске (исемлеккә кертелгәндә төзелгәненә кимендә 30 ел булуы шарт иде) мәктәпләрнең 66 проценты төзекләндерелгән. Төгәлрәге, 2 млрд сумга 88 (башта - 44, 2013 елда - 19, былтыр - 25) мәктәптә капиталь ремонт эшләре башкарылган. Быел исә 17 мәктәп (19 бина) һәм, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, тагын 4 балалар бакчасында шундый эшләр үткәрелә. Шуңа 504 млн сум акча каралган.

20
июнь, 2015 ел
шимбә
Казан каласында гамәлдә булган 26 балалар бакчасында быел 600 урынлык өстәмә төркемнәр ачыла. Шуңа капиталь төзекләндерү программасы буенча 46,4 млн сум акча каралган.

19
июнь, 2015 ел
җомга
Татарстанда “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе башланды. Әлеге акция турында журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бәян итте.
Аның сүзләренә караганда, республикада бишенче ел рәттән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы тормышка ашырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан ел саен 2,5 млдр сум акча бүлеп бирелә. Быел әлеге программа кысаларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын төзекләндерү дә күздә тотыла.
Күптән түгел “Россия ел укытучысы-2015” финалистлары өчен Мәскәүдә консультатив-гамәли семинар һәм Казан буенча виртуаль экскурсия оештырылды. Бәйгенең программасы һәм йомгаклау сынауларын уздыру мәйданчыклары белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова һәм Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 177нче мәктәбе директоры Илдар Имамов таныштырды.
Укучыларның тәрбия системасын камилләштерү, югары әхлаклы, җаваплы, иҗади инициативалы, компетентлы шәхес формалашуына һәм үсешенә социаль-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан, ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 17 июнендә имзаланган 443нче карары нигезендә 2015-2025 елларга Татарстан Республикасында Тәрбия үсеше стратегиясе расланды. Әлеге стратегия төбәк тәрбия сәясәте өлкәсендә программ документ булып тора һәм республикада 2015-2025 елларга балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү ситемасы үсешенең өстенлекле һәм гомуми социомәдәни юнәлешләрен билгели. Ул бу өлкәдәге төп федераль һәм республика норматив-хокукый актлары һәм программаларын исәпкә алып әзерләнгән. Документ Россиядә, Татарстанда тәрбия торышы анализын исәпкә алып, шулай ук илебезнең һәм чит ил тәрбия практикаларына таянып эшләнгән.
2015 елның 19 июнендә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү уку йортларында ярдәмче хуҗалыкларны һәм игенчелек культурасын үстерү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар-киңәшмә эшчәнлегендә аграр профильле 24 урта һөнәри уку йорты җитәкчеләре катнашты. Семинар программасы кысаларында уку аудиторияләре, авыл хуҗалыгы техникумы белән танышу, техникумның ярдәмче хуҗалык кырларына чыгу каралган иде.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
"Орленок" Бөтенроссия балалар үзәгендә "Безопасное колесо-2015" Бөтенроссия яшь инспекторлар хәрәкәте конкурсына йомгак ясалды
Күптән түгел “Ворлдскиллс Россия” берлеге “WorldSkills International-2015” Халыкара чемпионатында катнашуга Россия җыелма командасының төп составын раслады. Команда составына Татарстанның 3 студенты – Казан төзелеш көллиятеннән Вениамин Петров, Яр Чаллының В.Д.Поташов исемендәге техник көллиятеннән Равил Заһретдинов һәм Яр Чаллы политехника көллиятеннән Антон Лоскутов та керде.
Бүген Казанның 45нче балалар китапханәсендә “Иң күп укучы мәктәп баласы” бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләре бүләкләнде. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә игълан ителгән бәйгене, “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, оештыра. Аның төбәк этабы исә “Россия почтасы” ФДУП филиалы – “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, башкаланың Үзәкләштерелгән китапханә системасы ярдәме белән уздырылды, “Татар-информ” МА исә мәгълүмати ярдәм күрсәтте. Анда Казан шәһәре балалар китапханәләренә йөрүче 20 меңләп бала катнашкан. Конкурс нәтиҗәләре буенча, уку елы барышында китапханәдән иң күп китап алган укучылар ачыкланган. Шунысын да билгеләп узу кирәк: бәйге 2 категориядә – 1-4нче һәм 5-11нче сыйныфлар арасында үткәрелгән.
19 июньдә сәгать 2дә  Казанда “Югары уку йортының иң яхшы яшь укытучысы - 2015” конкурсының финалы башлана. Татарстан башкаласының Халыклар дуслыгы йортында булачак чараны Казан каласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казанның Яшь галимнәр һәм белгечләр советы уздыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International