ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
2015нче елның 17-19  февралендә "Патриот" республика үзәгендә  "Победа" Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы узды. Хәрби-патриотик уен ел саен Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге эшләрне камилләштерү максатыннан үткәрелә. Быел республикакүләм финалда Татарстан районнарыннан 14 команда катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның халыкара мәктәбендә (International School of Kazan) булды. ТР Президентын ТР премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.
Тиздән Олимпия чемпионы Федор Симашевның тууына 70 ел тула. Зәйлеләр якташлары юбилеен киң билгеләп үтәргә әзерләнә. Аның туган авылы Югары Багражда мәктәп коллективы инициативасы белән чемпион истәлегенә район чаңгы ярышы оештырылды.

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә 13.30 да Казанның Яңа Савин районының 31 нче мәктәбендә урнашкан Муса Җәлил музее, төзекләндерүдән соң, кабат үзенең ишекләрен ача.

Тантаналы чарага “Кызыл ромашка” эзләү мәктәп отрядындагылар үзләренең табылдыклары хакында сөйләячәк. Тантаналы чара музей буйлап экскурсия белән тәмамланачак, дип хәбәр итә белем бирү бүлеге белгече Фәридә Гәрәева.
2014-2015 уку елында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларның II Спартакиадасы 10 спорт төре буенча уза. Чаңгыда узышу буенча зона этабы ярышларында җитмеш ике һөнәри белем бирү оешмалары командалары составында өч йөзгә якын студент катнашты.
Ресурс үзәгендә уку студентка гарантияле эш урыны тәэмин итә. Кичә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистлар белән әңгәмәдә әнә шундый фикер әйтте.
Министр искәртеп узганча, былтыр Татарстанда якынча 36 мең кеше 9 нчы сыйныфны тәмамлаган һәм аларның якынча яртысы башлангыч һәм урта һөнәри белем программалары буенча укуларын дәвам иткән. "Бу бик зур "армия". Республика җитәкчеләре без алар өчен бөтен шартларны тудырырга тиеш дип саный", - дип ассызыклады ул.
12-13 февральдә Мәскәүдә "Робофест" дип аталган VII Бөтенроссия робот техникасы фестивале үтте. Әлеге чарада Яр Чаллы шәһәренең 36нчы номерлы инновацион технологияләр лицей-интернаты укучыларыннан торган "Золотая горка" командасы берьюлы ике бронзо медаль яулады. Команданың тренеры - Дмитрий Евгеньевич Фомин. Бер медальне  Татарстан укучылары  машина төзелеше производствасы җитештерү-технологик линиясен эшләп чыгарган өчен, ә икенчесен - тәкъдим ителгән биремнәрне кыска вакыт аралыгында эшләп тапшырган өчен алды.
2015нче елның 18 февралендә Казан шәһәренең 387нче номерлы балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында  Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру перспективалары һәм проблемалары" темасына республикакүләм семинар узды. Әлеге чарада белгечләр, мәгариф бүлекләренең  (идарәләре) мәктәпкәчә белем бирү юнәлешен алып баручы методистлары  катнашты. Семинарда катнашучылар  Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында балалар бакчаларында белем бирүнең сыйфатын арттыру хакында фикер алышты.

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 21-22 февралендә Түбән Кама шәһәрендә И.Х. Садыков исемендәге  балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда  "Импульс-2015" дип аталган авиамодельләштерү буенча ярышлар узачак. Ярышларда мәктәп укучылары, өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашачак. 
Быел Яшел Үзән шәһәрендә  капиталь ремонттан соң эшче һөнәрләр әзерләү буенча ресурс үзәк ачылачак. Әлеге ресурс үзәкнең ачылуы Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында узган  2014 елгы август киңәшмәсе һәм Серго исемендәге заводта очрашу нәтиҗәсе булып тора дип ассызыклады Муниципаль район Советы утырышы барышында  Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International