ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
2015 нче елның 17 нче февралендә Балтач районы Карадуган урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
16 февральдә Сарман аграр көллияте базасында югары квалификацияле эшче кадрлар һәм авыл хуҗалыгы тармагы предприятеләре өчен белгечләр әзерләү буенча һөнәри белем бирү ресурс үзәге ачыла. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Татарстанда грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар санны арту сәбәпле, 9 мәктәп карантинга ябылган. Аларның 2се -Казанда, 6сы - Әлмәт районында һәм 1се - Минзәлә районында.
Республика мәгариф системасында барган үзгәрешләргә битараф булмаган тамашачыларның күп санлы сораулары буенча атна саен эфирга чыгучы “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруы хәзер һәр җомга саен 11.30 сәгатьтә ТНВ каналында кабатланып күрсәтелә.
Казан каласы мәгариф учреждениеләрендә эшләүче яшь ир-ат укытучылар арасында бүген сәгать көндезге 2дә “Мистер Х” шәһәр конкурсы уздырыла, ул Бауман урамы, 62/9 адресы буенча урнашкан Казан Мәгариф хезмәткәрләре йортында була. Әлеге конкурс, актив һәм сәләтле укытучыларны ачыклау, укытучы һөнәренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, хөрмәт тәрбияләү максатыннан, үткәрелә.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
РФ Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак.
Татарстанда 1-31 март көннәрендә русларда китап басу эшен башлап җибәрүче Иван Фёдоровка багышланган II республика олимпиадасы уздырылачак. Анда югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары катнаша ала. Олимпиаданы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты уздыра.

15
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Татарстанда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында укытучылар өчен “Гаиләнең сугыш хатирәсе” конкурсы башлана. Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев һәм «Татармультфильм» баш режиссеры Сергей Киатров белдерде.

14
февраль, 2015 ел
шимбә
2015 елның 31 гыйнварыннан 8 февральгә кадәр Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларның II Спартакиадасы кысаларында хоккей буенча зона ярышлары узды. Зона этабы ярышларында утыз алты һөнәри белем бирү оешмалары командалары составында алты йөзгә якын студент катнашты.

13
февраль, 2015 ел
җомга
14 февраль көнне Россия чыгарылыш сыйныф укучылары беренче мәртәбә география һәм рус теле буенча вакыттыннан алда уздырыла торган БДИ тапшыра. Татарстанда география һәм рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырырга теләк белдереп гариза бирүчеләр юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International