ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2015 ел
җомга
Азнакайда хәрби-патриотик тәрбия ае бара. Шул уңайдан шактый чаралар оештырыла. Шуларның берсе – хәрби строй һәм җыр смотр-конкурсы. Ул шәһәр һәм район мәктәпләре командалары арасында 7 нче мәктәп базасында узды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле һәм дәвамлы дәваланудагы балалар өчен 2015 елда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен кирәк булган уңайлы шартлар тудыра.

12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 12 нче февралендә Казан шәһәре Совет районының ГБМБУ «110 нчы лицей» базасында Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Язучылар берләшмәсе җитәкчелегендә Укучыларның Фатих Кәрим исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференциянең 2 нче турында Татарстан Республикасыннан 65 укучы катнашты. Аларның эшләре 2014 елның ноябрь, декабрь айларында оештыру комитетына килгән 397 эштән сайланып алынды.
Бүген, 12 февраль көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпкәчә белем бирүне камилләштерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында республикакүләм киңәшмә узды. Чарада муниципаль берәмлекләрдәге мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм мәктәпкәчә белем бирү юнәлеше өчен җаваплы методистлар катнашты.
Казанда “Иң яхшы ел укытучысы” бәйгесенең шәһәр этабына әзерлек эшләре башланды. Быел шәһәр этабында 79 укытучы катнашачак. Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә бәйгедә катнашучылар өчен күрсәтмә семинарлар үткәрелде. Семинарларга алдагы елларда республика, Россия күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган конкурсантлар чакырылган иде. Алар эш барышында үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
2015 елның 13 февралендә Татарстанның төрле физик һәм социаль мөмкинлекле балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеш ресурс үзәгендә ишетмәүче һәм зәгыйфь ишетүче балаларның Е.Г.Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр ясаган рәсемнәрдән торган “Без рәсем ясыйбыз” күргәзмәсе ачыла. Биредә сабыйларның 40 рәсеме һәм алаларның укытучылары Гөлсинә Горбунованың 20 иҗади эше тәкъдим ителә.
Рәсем ясау Казанның атаклы сурдопедагогы Е.Г.Ласточкина (хәзер мәктәп аның исемен йөртә) программасында ишетү сәләте зәгыйфьләрне өйрәтүнең бер чарасы булган. Әлеге шөгыль ишетмәүче сабыйларга җәмгыятьтә тулы кыйммәтле тормыш рәвеше алып баруга өмет уята.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген, 11 февральдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Мәгариф. Карьера” дип аталган 15нче махсус күргәзмәнең ачылу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, “Татарстан Республикасы һәм эшмәкәрләре ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры Алексей Пахомов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Валерий Герасимов һәм “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лев Семёнов катнашты.
Татарстан Республикасының яшь лидерлары, иң яхшы профессионаллары “2015-2020 нче елларда ТРда талантлар белән стратегик идарә” дәүләт программасын гамәлгә ашыру белән идарә итүчеләрнең проектлау төркеменә керергә һәм конкурс аша сайлап алуда катнашырга чакырыла.
2015 елның 6-8 февралендә Бөгелмә шәһәренең “Факел” һәм “Юность” спорт комплексларында Татарстан Республикасы мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының региональ финалы узды. Ярышларда Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Әлмәт, Спас, Зәй, Буа, Арча, Азнакай, Кукмара, Лениногорск, Бөгелмә, Түбән Кама, Аксубай муниципаль районнарыннан 20 егетләр һәм кызлар командасы катнашты.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
10 февральдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Иминлек советы утырышы узды. Утырышта республикада гомуми белем бирү системасын камилләштерү мәсьәләләре күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International