ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда быел гыйнвардан бирле үткәрелә торган V Республика яшьләр форумында катнашу өчен гаризалар 1 мартка кадәр orumtatarstan.ru сайтында кабул ителә. Анда 16-30 яшьләрдәге талант ияләре (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы катнашырга мөмкин. Форум кысаларында 10 тематик мәйдан эшли: «Яшьләр фәне һәм инновацияләре», «Архитектура һәм шәһәр мохите», «Син эшмәкәр!», «Изгелек технологиясе», «Куркынычсызлык», «Кече Ватан», «Арт-квадрат», «Мәгълүмати ташкын», «Яшьләр коррупциягә каршы!», «Киләчәккә старт!».
Һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы класс җитәкчесе исеменә өч укытучы лаек булды.  Жюри  нәтиҗәләре буенча районда конкурс лидерлары дип  Сирень Исакова (8нче мәктәп), Ирина Базуева (10нчы мәктәп), Венера Артамонова (1нче гимназия) табылды. Алабугада иң яхшы өстәмә белем бирүче педагогларны да билгеләделәр. Конкурста беренче урынны Балаларга эстетик тәрбия бирү үзәге директоры Фәридә Залакаева  яулады.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Мәктәпне тәмамлаучылар арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм иң яхшы гамәли эшчәнлекләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы көллият һәм техникум коллективлары арасында студентлар өчен профориентация проектлары конкурсы игълан итә.
18 февральдә Яшел Үзән шәһәренең Суднолар төзү техникумы бинасында ваканцияләр һәм уку урыннары ярминкәсе була.
Ярминкәгә килүчеләр һөнәри белем алу һәм карьера ясау өчен районда хезмәт һәм мәгариф хезмәте күрсәтү базары торышы белән таныша ала. Шулай ук профориентация буенча тест узарга мөмкин, консультация дә бирелә.

7
февраль, 2015 ел
шимбә
 "IT-Планета 2014/2015" дип аталган мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге VIII халыкара олимпиаданың беренче  сайлап алу туры нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге олимпиада сигез ел үткәрелеп килү дәверендә мәгълүмати технологияләр белән кызыксынучы  яшь буынга эшкә алучыларның таләпләрен яхшырак белергә  һәм ул өлкәдәге лидер вәкилләре белән якыннанрак танышырга ярдәм итә.

6
февраль, 2015 ел
җомга
Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар!
Чын күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән котлыйм! Бүген без перспективалы фәнни идеяләр эзләүче, заманча технологияләр уйлап табучы, инновацион тирәлек булдыручы һәм икътисадыбызның уңышлы яңартылуына ярдәм итүчеләребезне тәбриклибез. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә фәнни фикерләү һәм техник алгарыш камилләшүен дәвам итә.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы “Олимпиада мәктәптән башлана”, Бөтенроссия физкультура һәм спортны үстерүче иң яхшы белем бирү оешмасы конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары исемлеген раслады. Конкурста җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы мәктәбе дә бар.

Татарстанда югару уку йортларында укучыларга гына түгел, урта һөнәри белем алучыларга да игътибар бирелә. Моның шулай икәнен  колледж-техникум студентлары өчен уза торган Студентлар үзидарәсе лидерларының I Республика форумы дәлилли.


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әлки районы мәгариф бүлеге мәктәпләр быел җыйган 10 тонна макулатураны эшкәртүчеләргә озатырга әзерләгән. Базарлы Матак, Әхмәт, Хлебодаровка мәктәпләре, Нәби Дәүли исемендәге гимназия кәгазьне иң күп тапшыручылар исемлегендә.
2015 елның 6-8 февралендә Бөгелмә шәһәренең “Факел” һәм “Юность” спорт комплексларында  Татарстан Республикасы мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының региональ финалы узачак. 2014-2015 уку елы сезонында Чемпионатта республика мәктәпләрендә укучы 17 меңгә якын укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International