ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 5 февраль көнне Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 177нче мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү өчен “Инновацион мәктәп” укыту-методик комплекты ресурслары” дип аталган мәгълүмати-методик семинар уза. Чарада муниципаль берәмлекләрдәге мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләренең укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасарлары, методистлар һәм укытучылар катнаша.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген, 4 февраль көнне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов математика фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы региональ этабы җиңүчеләрен – Татарстанның иң яшь математикларын бүләкләде. Математика буенча үткәрелгән олимпиаданың региональ турында Татарстан мәктәпләрендә 8-11 сыйныфларда белем алучы 245 укучы катнашты.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасының Өстенлек мәктәпләре директорларына, укытучыларына һәм муниципаль районнарның мәгариф бүлеге методистларына “Educare” сертификатлары һәм ТР Мәгарифне үстерү институты таныклыкларын тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Educare International Consultancy” компаниясе генераль директоры Майк Тируман һ.б. катнашты.
30 гыйнварда Мәскәүдә Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы конгресс-үзәгендә Төбәкара мәктәп компанияләре күргәзмә-ярминкәсе узды. Ярышларда Россия төбәкләреннән 26 мәктәп команиясе катнашты. Әлеге ярышта Татарстан данын алты мәктәп компаниясе –“Фортуна” ( Түбән Кама шәһәренең 10нчы мәктәбе), “РамАрт” (Болгар шәһәренең 2нче мәктәбе), “Tricky Book” (Әлмәт шәһәренең 75нче мәктәбе), “Интернатива” (Казан шәһәренең 35нче мәктәбе), “Вожатый 2.0” (Казан шәһәренең Лобачевский исемендәге лицее), “Flawles” (Казан шәһәренең 7нче гимназиясе) катнашты.
Казан кадет мәктәбендә ел саен кул сугышы буенча турнир үткәрү күркәм гадәткә әйләнгән. Аның быелгысы Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Кликневка багышланды. Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган ветеран үзе дә әлеге чарада катнашты. Турнирга Казан Суворов исемендәге хәрби училищесы, Кама Тамагы районы, Васильево бистәсе кадет мәктәпләре командалары җыелды.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Киләсе уку елының сентябрь аенда Казан мәктәпләрендә 13,5 мең бала 1 нче класска укырга барачак. Яңа уку елына кадәр 7 ай булуга карамастан, әти-әниләргә баласы өчен кайсы мәктәпне сайлау турында уйланыр чак килеп җитте, чөнки 1 февральдән мәктәпләр 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар ала башлый.

Алабуга шәһәре Мәдәният йортында робот техникасы буенча I муниципаль ярышлар узды. Алар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.
2015 елның 1-нче гыйнварыннан 31-нче гыйнварына кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 20 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 5 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
2015 елның 28 гыйнварында Алабуга балалар йортында балалар йортлары директорлары һәм интернаттан соң күзәтү хезмәте белгечләре өчен Республикакүләм семинар узды.

Бүген сәгать 2 нче яртыда Казанның Яңа Савин районында урнашкан 23 нче мәктәбендә Сталинградны азат итүнең 71 еллыгына багышланган тантана була. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм күп санлы укучылар катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International