Казан федераль университеты базасында чит илләр студентларының Colours of the world at KFU өченче фестивале узды. Атна дәвамында һәр теләгән кешенең чит илләрнең милли традицияләре белән танышу мөмкинлеге бар иде.
2015нче елның 21 февралендә Әлмәт шәһәрендә республика көллиятләре һәм техникумнары студентлары арасында үткәрелүче "Мы-счастливое поколение!" дип аталган үзешчән сәнгать фестиваленең зона этабы башланды. Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә. Урта һөнәри белем бирү оешмалары иҗат коллективлары музыка, бию, театр юнәлешләрендә көч сынашачак. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә.