ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2014 ел
шимбә
Түбән Камада авыл хуҗалыгы көллияте базасында “ПолиТехОлимП-2014” Бөтенроссия политехник Интернет-олимпиадасы узды. Олимпиадада Россия һәм Татарстанның 52 һөнәри белем бирү оешмаларыннан 450дән артык укучы катнашты.
23 декабрьдә Түбән Камада нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы базасында республикакүләм семинар узды. Чарада көллият һәм техникум директорларының тәрбия буенча урынбасарлары, методистлар, педагог- психологлар, өстәмә белем бирү педагоглары һ.б. катнашты.
18-19 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында “Технология” фәне программасын апробацияләү кысаларында семинар узды. Әлеге чарада Татарстан, Марий Эл республикалары һәм Пермь краеннан технология укытучылары катнашты.
17 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2014” дип аталган I Республикакүләм рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри конкурсы узды. Конкурста 60 тәрбияче катнашты, аларның 15е финалга чыкты.
20 декабрьдә Түбән Камада нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы базасында Түбән Кама муниципаль районы техникумнары һәм көллиятләре студентлары арасында өстәл теннисы һәм мини-футбол буенча зона ярышлары узды. Мини-футбол буенча ярышларда бары тик егетләр генә катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын – нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы, 2 урын – нефтехимия көллияте, 3 урын – медицина көллияте.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
Шушы уку елының кышкы каникул чорында, ә ул 29 декабрьдән 2 атна дәвам итә, Казанда 150 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 5,2 мең тирәсе укучы ял итәчәк. Балаларның көндезге ялын оештыруга республика бюджетында 4 млн. сум акча каралган. Әлеге лагерьларда балаларның кызыксынулары-ихтыяҗлары буенча профильле отрядлар оештырыла, мисалга, спорт, информатика, экологик-биологик, иҗат кебек юнәлешләрдә. Боларга өстәп, кышкы каникулда өстәмә белем бирү учреждениеләре штат режимында эшләячәк.
20 декабрьдә Казанда 10.00 сәг-тән 14.00 сәг-кә кадәр “Казан” агросәнәгать паркында ятим балалар, сәламәтлекләре чикле булган балалар, өлкәннәр, өстәмә белем бирү оешмаларында укучылар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне сату буенча Яңа ел хәйрия ярминкәсе узачак.
2014 елның 4-10 декабрендә республика мәктәп укучылары Мәскәү шәһәрендә узган “Умники и умницы” телевизион олимпиаданың чирек финалында катнашты. Укучыларыбыз әзерлек дәрәҗәләренең югары булуын тагын бер кат исбатлады. Аларга тарих, рус әдәбияты буенча катлаулы сорауларга җавап бирергә туры килде.
26 ноябрьдән 5 декабрьга кадәр чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышларында Лениногорск шәһәре балалар йортында тәрбияләнүче Марс һәм Данил Садреевлар 1 һәм 2 урынны яулады.

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Мәскәүдә, Муса Җәлил исемендәге 1186нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе базасында Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәге ачылды.
Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР премьер-министры урынбасары - РФта ТРның тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф министры Энгель Фәттахов, Мәскәү Мәгариф департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Михаил Тихонов, Мәскәү көньяк-көнчыгыш автономияле округы префекты беренче урынбасары Александр Найданов, Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Габбасов, КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУ профессоры Фоат Галимуллин һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә РФта ТР Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат сәркәтибе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International