ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2014 ел
шимбә
2014 нче елның 22 нче августында Бугелмә балалар йортында тәрбиягә бала алучы hәм аз керемле гаиләләр  белән очрашу үткәрелде. Алда hәр баланы зур бәйрәм котә – Белем бәйрәме.
20-22 август көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәренең Киров районында урнашкан балалар йорты   Татарстан Республикасының Питрәч районы муниципаль башкарма комитеты катнашында ятим яки ата-ана карамагыннан мәхрүм калган  балаларны тәрбиягә алучы гаиләләр өчен “Бәхетнең җиде төсе” дип аталган беренче күчмә җәйге сменаны уздырдылар. Чара   Питрәч районының “Чайка”   балалар савыктыру лагерендә узды.   

21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районына эш сәфәрендә Свияжный бистәсендә яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе республика бюджеты хисабына төзелгән. 2013 елның октябрендә башланган төзелеш эшләре бәясе 60 млн сум чамасы тәшкил иткән. Объектның гомуми мәйданы – 1,3 мең кв метрдан артык.


20
август, 2014 ел
чәршәмбе

Балтач гимназиясендә IT-класс ачыла. Анда 10 нчы класска баручы укучылар кабул ителә.

Әлеге класс укучылары  2 елга исәпләнгән махсус программа буенча укытылачак. 

Соңгы ике елда Спас районының Болгардагы 1нче урта мәктәпкә эшкә 8 яшь укытучы килде. Мәктәп директоры Надежда Илдарханова белдергәнчә, инициативалы, көчле, яшь белгечләр килгән. Аларның һәрберсе укыту-тәрбия процессына яңалык алып килә һәм күп эшләрдә башлап йөриләр.

Алабугада ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә. Шундый бәйрәмнәрнең берсендә, күңел ачу программасыннан тыш, беренче сыйныф укучыларына букчалар да тапшырылды. Искәртеп узабыз, сигезенче ел рәттән, Белем көне алдыннан, Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында “Мәктәпкә җыенырга ярләм ит” хәйрия акциясе уздырыла.


15
август, 2014 ел
җомга
Бүген Саба муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республикакүләм август киңәшмәсе узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, федераль органнарның ТР буенча идарәләре җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары катнашты.
Байлар Сабасында ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышы башланды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Пленар утырыш алдыннан, ТР Премьер-министры Илдар Халиков республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында төбәкнең берничә объектын күздән кичерде.
Яр Чаллының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында беренче урынны яулады.
Рейтинг укыту сыйфаты күрсәткечләреннән чыгып төзелде. Бүләктәү тантанасы бүген республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында узды.
Мәгариф оешмаларының 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингы игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International