Тәрбиягә бала алган гаиләләр институтын үстерү һәм ныгыту максатыннан 23-24 августта Чистай шәһәренең "Каенкай" җәйге сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасындагы тәрбиягә бала алган гаиләләрнең беренче слеты булды. Слет "Чистай балалар йорты" дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән "Иңне иңгә куеп" – балалар тәрбияләгәндә кыенлыклар кичерүче тәрбиягә бала алган ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәтү өчен уңышлы тәрбиягә бала алучы ата-аналарны әзерләү” грант проектын тормышка ашыру кысаларында уздырылды.