Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
15
август, 2014 ел
җомга
БДИда тест өлеше бетерелә
Бердәм дәүләт имтиханында “бәхет сынаулар”га чик куярга ниятлиләр. Якындагы елларда барлык фәннәр буенча сынау биремнәренең тест өлешен кыскартырга яки бөтенләй бетерергә телиләр. Математика һәм рус әдәбиятында “А” пункты юк ителде инде. Киләсе елда мондый үзгәреш рус теленнән дә көтелә. Берничә варианттан сайлап алу мөмкинлеге биргән биремнәр укучы белемен күрсәтми дип инде күптәннән әйтелеп килде. Математика һәм рус әдәбияты беренчеләрдән булып тест өлешсез калды. 2015 елда рус теле, ә алдагы елларда барлык башка предметлар “бармак төртеп” сайланучы биремнәр бетереләчәк яки мондый сораулар саны кыскартылачак.
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты яңа уку елына әзер!
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының К. Цеткин урамы 22 нче йортта урнашкан урта һөнәри белем бирү факультетында (сәүдә-икътисад техникумы) өлешчә капиталь ремонт тәмамланды. Ремонт эшләре барышында спорт һәм актлар залы, бинаның алгы ягы, керү урыннары төзәтелде. Уку һәм шейпинг бүлмәләре яхшыртылды, җылыту торбаларының 700 метры алыштырылды. Техникум территориясе шәхси эшмәкәр ярдәме белән төзекләндерелде.
IT-белгечләрне мәктәптә әзерлиләр
Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан ИТ-класслар ачылачак. Мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда, бу өлкәдә эшләргә сәләтле кешеләргә ихтыяҗ зур бит. Быелдан мондый белгечләр әзерләү белән 34 сыйныфта шөгыльләнергә ниятлиләр.
Соңгы елларда республикабызда индустриаль парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар булдырылды. «КИП «Мастер», «Химград» технополисы, «IT-парк» кебек зур мәйданчыклар уңышлы гына эшләп килә. Гомумән, Татарстан технопарклар гына төзеп калмый - ИТ-кластер төзи.
ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе реаль вакыт режимында Интернет челтәрендә трансляцияләнәчәк
Бүген 12 сәгатьтә Саба муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республикакүләм август киңәшмәсе үз эшен башлап җибәрә. “Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына әзерләнгән киңәшмәнең пленар утырышының турыдан-туры видеотрансляциясе тәкъдим ителә.
14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
1 нче сентябрьдә Татарстанда 7 гомуми белем бирү учреждениесе ачыла
Яңа уку елында Татарстанда 7 яңа урта белем бирү учреждениесе ачылачак. Бу хакта бүген, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин җитәкчелегендә үткән җыелышта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр итте
“Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында 31,5 миллион сум акча җыелган
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр иткәнчә, “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясендә барлыгы меңнән артык эшмәкәр катнашкан, һәм алардан 31,5 миллион сум күләмендә акча җыелган.
13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Югары Тегермәнлек мәктәбендә "Һәркемгә уңайлы мохит" программасы төгәлләнеп килә
“Һәркемгә уңайлы мохит” (“Доступная среда”) республика программасы буенча, Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылы мәктәбендә планлаштырылган эшләр тәмамланып килә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бөтенроссия корылтае резолюциясе кабул ителде
Казанда 10-13 август көннәрендә узган Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтае үз эшен тәмамлады.
Энгель Фәттахов: Заман бүген бездән ике телне генә түгел, ә өч телне белгән һәм өч телдә дәрес бирергә сәләтле кадрлар әзерләүне таләп итә
Бүгенге көндә милли мәктәп өчен кадрлар әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу хакта кичә Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап үтте. Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
12
август, 2014 ел
сишәмбе
Алабугада V Халыкара укытучылар фестивале башланды
Бүген, 12 август көнне, Алабуга шәһәрендә V Халыкара укытучылар фестивале башланды. Араларында Россия регионнарыннан төрле һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләр булган 500 укытучы, иң яхшы директорлар, шулай ук чит илләрдән килгән модераторлар Фестивальнең төрле чараларында катнашачак.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз