ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Казанда Россия төбәкләрендә мәгариф өлкәсе белән идарә итүче җитәкчеләр киңәшмәсе узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, илнең 81 субъектыннан вәкилләр, шул исәптән Кырымнан белгечләр, катнашты.
Дмитрий Ливанов мәктәпне тәмамлаучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары системасындагы үзгәрешләр турында бәян итеп, яңа уку елына төп бурычлар билгеләнгән докладын тәкъдим итте

27
июнь, 2014 ел
җомга
28 июнь көнне Болгарда, “Болгар-Туган Тел” профильле сменасы кысаларында, Габдулла Тукай Форумы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борханов, мәдәният, сәнгать һәм фән эшлеклеләре һ.б. катнашачак.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ директорлар советының еллык җыелышы узды. Утырышка хәтле ТР Президенты, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы Рәисе киңәшчесе Шәфәгать Тәһаутдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров “Көнбатыш капка” микрорайонында “Алтын ачкыч” 7 нче номерлы балалар бакчасында булдылар.
Арча районы мәктәпләрендә 2014 елга планлаштырылган биналарны капиталь төзекләндерү эшләрен беренчеләрдән булды тәмамладылар.  26 июнь көнне биредә Урта Курса һәм Шурабаш төп гомумбелем бирү мәктәпләре тапшырылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Арча районына эшлекле сәфәре вакытында әлеге белем бирү оешмаларында булды һәм эшләнгән эшләрнең сыйфаты белән танышты.

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
25 июньдә Казанның “Корстон” комплексында Математика елына йомгак ясалды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Министр тантанага җыелган барлык мөгаллимнәрне 2013-2014 нче уку елы уңышлы тәмамлану, Бердәм дәүләт имтиханнары хәвеф-хәтәрсез, имин генә тапшырылу белән тәбрик итте. “Безнең өчен бу бик әһәмиятле чара. Математика – барлык фәннәр патшабикәсе. Бер ел эчендә генә барлык бурычларны хәл итеп бетереп булмый, шуңа күрә, алга таба да, һәрдаим, бу юнәлештә эшне дәвам иттерәчәкбез”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.
Сменаның өченче көне ахырына якынлаша. Бүгенге көн сәләтле балалар хәтерендә ниләр белән истә калыр соң? Беренче чиратта, әлбәттә, язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, галим, язучы Әнвәр Хәйри, педагогия фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхулова, филология фәннәре докторы хатыйп Миңнегулов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Эльвира Димөхәммәтова белән булган очрашулар хәтерләренә уелып калыр. Әлеге шәхесләр үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты, сәләтле балаларга тагын бер кат татар теленең бөеклеген аңлатты, аларны кызыксындырган сорауларга бик теләп тулы, төгәл җаваплар бирде.
Алабуга балалар йорты 2014 елның 25 июнендә талантлы композитор, педагог, фронтовик Н.А.Лихачевның тууына 110 еллыгын билгеләп үтте.
Бәйрәмгә шул чорда тәрбияләнүчеләр һәм коллегалар җыелды. Кичә Алабуга Муниципаль районы башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Макаров К.Г. сүзеннән башланды. Бәйрәмдә катнашучыларны сәламләгәнннән соң, ул элеккеге һәм хәзерге балалар йортын чагыштырды.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
“Болгар – Туган тел” аланының икенче көне узып бара. Яңа көн башланып килгәндә аланга Пенза өлкәсеннән балалар килеп кушылды.

24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казанда “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында республикакүләм ачык кыр олимпиадасы башланды. Олимпиадада Татарстаннан 26 команда һәм Кырым Республикасының Бакчасарай раойныннан 1 команда катнаша.
Яшь геологлар республика олимпиадасы катнашучылар парады белән ачылды. Татарстан данын Азнакай, Актаныш, Әлмәт (3 команда), Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Түбән Кама, Нурлат, Саба һәм Сарман муниципаль районнары, шулай ук Казаннан (5 команда) һәм Чаллы яклый.
25 июнь көнне Казанда Татарстан Республикасында узган Математика елына нәтиҗәләр ясау тантанасы узачак. Математика елы кысаларында Татарстанда “Иң яхшы математика укытучысы”, “Математика дәресләрендә иң яхшы методик эшләнмә” һәм “Укытучыларның икенче дистанцион олимпиадасы” бәйгеләре узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International