ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2014 ел
җомга
Түбән Каманың 24нче номерлы лицей-интернатында укучы Арсланов Рөстәм һәм Сөләйманов Булат 2-6 апрельләрдә Баку шәһәрендә узган "INEPO Euroasia” дип аталган экология буенча Халыкара проектлы олимпиадада өченче призлы урын алып кайтты.
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар 28 майда башланачак.
Әлмәттә 18 апрельгә кадәр мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә “Белгеч” тематик атналыгы уза.
«Озын Алан» табигать тыюлыгы белгечләре Халыкара кошлар көне уңаеннан Тәтеш шәһәренең 2нче урта гомумбелем бирү мәктәбе беренче сыйныф укучылары белән «Һәр кошчыкка - бер оя» дигән шигарь астында дәрес үткәрде.

9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт лицензияләр реестрыннан чыгарылган мәгариф оешмалары турында хәбәр итте.  Әлеге исемлектә Татарстанның бер югары уку йорты да бар.
Бердәм дәүләт имтиханнарының хәзерге структурасы буенча 4 вариантның берсен сайлап алу мөмкинлеген бирә торган тест әлеше - “А” блогы бетерелергә мөмкин.
8 апрельдә Кырым Республикасы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмәдә Татарстанның Кырым белән, аерым алганда, ярымутрауның Бакчасарай районы белән, хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.

8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 12 апрелендә 9 сәг.7 минуттан 10 сәг. 55 минутка кадәр Татарстанның бөтен мәктәпләрендә дә беренче мәртәбә, Юрий Гагаринның тарихи очышына, космик эшчәнлеккә, галәм тармагы ветераннарына һәм хәзерге вакытта биредә эшләүчеләргә багышланган укыту-тәрбия дәресләре һәм чаралары узачак.
8-9 апрельдә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә үткән балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүен профилактикалауга багышланган “Яшел ут” дип аталган бәйгегә нәтиҗәләр ясау чаралары узды.
2014 елның 4 апреленнән 1 октябренә кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчаларына, мәктәпләргә, урта һәм югары һөнәри белем бирү йортларына кабул итү кампаниясе сораулары буенча “кайнар линия” эшлиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International