ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Быел авыл мәктәпләренә спорт залларын ремонтлау һәм җиһазландыру өчен 1 млрд. 800 млн. сум акча бүлеп биреләчәк. 2015 елда аның өчен тагын 5 млрд. сум акча тотылачак.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында мәктәп укучылары һәм студентлар арасында уздырылган башлангыч һәм урта профессиональ белем бирү оешмаларының I Спартакиадасы тәмамланды.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
“КЭС-баскет” дип аталган баскетбол ярышының биш ел үткәрелү дәверендә Казан шәһәренең 85нче номерлы мәктәбе укучылары беренче мәртәбә җиңү яулады. Ярышлар 2014 елның 6-12 апрелендә Мәскәү шәһәрендә үтте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 69 ел тулуга багышлап, узган шимбәдә Зәйдә мәгариф хезмәткәрләре физкультура-сәламәтләндерү үзәге бассейнында йөзүдә көч сынашты.
РФ Мәгариф һәм фән министры иң мөһим 10 бурычны билгеләде. Алар арасында яңа укыту стандартларына күчү дә бар. Министрлык планы буенча 2014 ел ахырына мәктәп укучыларының 44 %ы яңа федераль стандартлар буенча шөгыльләнә башларга тиеш.
Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт хезмәткәрләре узган атна эчендә бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү өчен ялган биремнәр урнаштырылган 180нән артык интернет-порталның “эзенә төшкән”.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә эшче һөнәрләренең "WorldSkills Russia 2014" илкүләм чемпионатын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан вице-премьеры – фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, ярышлар Казан ярминкәсендә узачак.
Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын уздыру пунктларыннан видеокүзәтү оештырыла. Республикадагы 107 пунктның утыз бишеннән видеоязмаларны имтихан барганда ук карап булачак.

13
апрель, 2014 ел
якшәмбе
2014 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Зур залында “Татарстан эрудиты-2014” республика бәйгесе старт алды.

11
апрель, 2014 ел
җомга
10 апрельдә Казан шәһәрендә Универсиада Авылында урнашкан Халыкара мәгълүмати үзәктә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының ябылу тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International