ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2014 ел
җомга
2014 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Казан шәһәрендә узучы “Татарстан Республикасы Ел укытучысы-2014” һөнәри бәйгесе финалистлары исемлегенә кергән 15 мөгәллим белән очрашты.
Мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт федераль инспекторлар өчен “2014 елда БДИ үткәрүдә мониторинг системасы үсеше” дип аталган ике көнлек семинар уздыра. Чарада 100гә якын кеше, шул исәптән регионнар һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә катнаша.
2014 елгы федераль бюджетта төбәкләрдә мәктәпкәчә мәгариф системасын модернизацияләүгә 40 млрд. сум күләмендә акча каралган.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бер ай эчендә республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенә 50 меңнән артык укучы кушылган.
15-16 апрельдә “Росток” үзәгендә “Белем бирү өлкәсендә балага психологик-педагогик ярдәм күрсәтү” дигән темага Ачык ишекләр көне узды.
Информатика фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы 6-12 апрельдә Екатеринбург шәһәрендә үтте. Олимпиадада Россиянең 50 субъектыннан килгән 245 укучы катнашты.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә 2014 нче елның 20 - 26 нче апрель көннәрендә Казан шәһәренең үзәк урамнарында “Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!” акциясе үткәреләчәк.
Билгеле булганча 2014 ел Татарстан Республикасында Математика елы дип игълан ителде. Әлеге проект кысаларында 2014 елның 16 апрелендә Яңа Кенәр лицее базасында “Математика укытуда эшчәнлекле алымнар – яңа укыту сыйфатына ирешү чаралары” дип аталган математика укытучылары педагогик идеяләре республика фестивале үтте.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
30 мартта Анапа шәһәрендә “СМЕНА” балалар федераль үзәге базасында “Робототехник” һәм “Начни IT” профиль cменалары ачылды. Әлеге чара “Сәнгать, фән һәм спорт” хәйрия фонды ярдәме белән “IT Start” программасы кысаларында Россиянең югары сыйныф укучылары өчен оештырыла.
Татарстан Республикасы мәктәпләренең югары сыйныфларында белем алучы 2 укучы Б.Н. Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең тарих, җәмгыять белеме һәм рус теле фәннәреннән “Россия электрон дөньяда” Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре исемлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International