ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2014 ел
дүшәмбе
“Белергә хокукым бар!” дәресенең төп максаты – мәктәп укучыларына наркотикларның зыяны турында аңлату, аларны начар кешене яхшысыннан аерырга өйрәтү булды. Ә укытучылар һәм балигъ булмаганнарны яклау буенча комиссия вәкилләре исә бу проблема белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышты.
23 мартта Алабуга шәһәренең «Ледовый дворец» спорткомплексында мәктәп укучылары арасында Шорт-трек һәм эстафета « Серебряные коньки» I Спартакиаданың финал ярышларының этабы тәмамланды. Ярышларда 11 команда катнашты.
РФ Дәүләт Думасы апрель аенда мәктәпләргә бүләк сыйфатында алтын медальләрне кире кайтаруга кагылышлы закон проектын беренче укылышта карамакчы.

21
март, 2014 ел
җомга
2014 елның 19-20 мартында “Ел укытучысы-2014” Бөтенроссия конкурсының зона этабын үткәрү эстафетасын Буа шәһәре үзендә кабул итте. Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Буа районнарыннан килгән 17 укытучы үзара көч сынашты. 
2014 елның 20 мартында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында шагыйрә Клара Булатова исемендәге премияне тапшыру тантанасы булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучы бөтен 11 сыйныф укучылары да математика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнарын (пробный ЕГЭ) тапшыра.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы быел БДИ тапшыру көннәрен раслаган. БДИның төп дулкыны 26 нчы майда (дүшәмбе) старт ала, ул көнне укучылар география һәм рус әдәбиятыннан имтихан бирә ала.
Язгы каникул вакыты 24марттан алып 29 мартка кадәр дәвам итәчәк.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Сәләтле балаларны барлау, аларга ярдәм итү һәм үстерү” юнәлешендә эшләүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
Укучыларның белемнәрен арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Рәсәй Федерациясенең наркотикларның әйләнешен контрольдә тоту оешмасы белән берлектә 21 нче мартта «Белергә хокукым бар!” дип исемләнгән видеоконференция рәвешендә республикакүләм наркотикларга каршы дәрес үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International