ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2014 ел
чәршәмбе
Югары уку йортларын нәтиҗәлелеккә тикшерү мониторингы буенча, быел Татарстанның ике вузы «кара тамга» алган иде – Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт һәм Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтлары. Әлеге исемлеккә республикадагы 13 филиал да эләкте.
2014 нче елның 19 нчы мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре көче белән Саба муниципаль районы “Югары Утар акыл ягыннан зәгыйф балалар йорты”нда хәйрия кичәсе уздырылды.
“Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәгендә 17 марттан 20сенә кадәр “Ата-аналар компетентлыгы” дип аталган тренинг-курс уза. Бу курс-тренинг төрле яшьтәге балалар өчен кулланылган бик борынгы, билгеле тәрбияләү фәлсәфәсе.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
Татарстанның рейтингта катнашкан 162 мәктәбе арасыннан Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицее, 36нчы инновацияле технологияләр лицей-интернаты һәм 77нче гимназиясе, Әлмәтнең 2нче лицее, Казанның 2нче лицей-интернаты һәм Бөгелмәнең аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 6нчы мәктәбе беренче йөзлеккә керде.
Балтач бистәсендә күптән көтелгән балалар бакчасы төзелә башланды.
Барлыгы 120 урынга исәпләнгән бу бина гимназия янәшәсендә калкып чыгачак.
Татарстан Дәүләт Советында узган Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының педагогик кадрларны әзерләү һәм аларның белемнәрен күтәрү мәсьәләләренә багышланган утырышында республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов укытучылар әзерләүдәге проблемаларга тукталды.
Март аенда Сарманның Петровка Завод авылы мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп"декадасы үтә. Декада кысаларында һәр класста ата-аналар белән төрле чаралар үткәрелә.
Әлкидә фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты гыйнвар аенда 39 кешене юллама белән төрле шифаханәләрдә ял иттергән.
Чүпрәленең Яңа Уби авылында балалар бакчасы, төп мәктәп һәм фельдшерлык-акушерлык пунктын берләштерәчәк күпфункцияле үзәкне төзүчеләр июль айларында төзеп тапшырырга ышандыра.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 13 мартында Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратында 2014 елда Бердәм дәүләт имтиханын оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында җыелыш узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International