ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2014 ел
дүшәмбе
Яңа Чишмә районының Акбүре мәктәбендә “Кояшкай“ балалар бакчасы өчен яңадан үзгәртеп корылган сыйныф бүлмәләрен ачу чарасы булып үтте. Район башлыгы Вячеслав Козлов балалар бакчасы мөдире Гөлсирә Хөснуллинага символик ачкыч тапшырды.
2014 елның 13-14 мартында Актаныш муниципаль районында урнашкан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында “Ел укытучысы-2014” конкурсының зона этабы үткәрелде. Әлеге чарада Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск, Актаныш муниципаль районнарыннан укытучылар катнашты.

14
март, 2014 ел
җомга

13 мартта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов рәислегендә 2014 нче елда төбәкләрдә БДИ оештыру мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсе узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасарымәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һ.б. катнашты.

IX сыйныф укучыларына татар теленнән имтиханны яңа­ча, ягъни тест рәвешендә тапшырырга туры киләчәк. Ул апрель аенда уза.

Быел “IT – чемпион” бәйге­сендә җиңүче укучыларны гына түгел, актив мәктәпләр, районнарны да бүләкләргә җыеналар. Аларга ноутбук­лар, интерактив җиһазлар, мобиль класслар биреләчәк.

Аны оештыруда һәм үткәрүдә ТР Президент Аппараты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр Академиясе, Казан шәһәре администрациясе, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия тарих җәмгыяте, “Ауропа-Азия” Халыкара гуманитар академиясе, Россия Ислам университеты, Россиянең Азия һәм Африка халыклары белән теләктәшлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Татарстан бүлеге, Россия Федерациясе Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте катнаша.

13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
11 мартта ТР Дәүләт Советында мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы үтте. Көн кадагына педагогик кадрларны әзерләү һәм яңабаштан әзерләү мәсьәләләре чыгарылды. Доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов чыгыш ясады.
“Росток” психологик-реабилитацияләү һәм коррекцияләү үзәгендә “Корабль” мультикомпонент программасы буенча 7 яшьтән алып 11 яшькәчә балаларның җайлашу формасы бозылуны профилактикалау уңаеннан тренинг үткәрү дәвам итә. Сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү уен формасында узды.
16 мартта Истамбулда “Татар кызы- 2014” бәйгесе узачак. Чарада Төркиядә яшәүче ватандашларыбыз, Төркия югары уку йортларында укучы студентлар катнашачак. Бәйге кысаларында төркемле һәм аерым иҗади номерлар күрсәтеләчәк. Араларыннан жюри җиңүчеләрне сайлап алачак.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан башкаласының 19 нчы гимназиясе каршындагы “LF School” үзәгендә шушы көннәрдә инглиз теленнән халыкара имтихан кабул итү буенча быелгы беренче сессия узды. Үзәктән хәбәр итүләренчә, 2014 ел дәвамында барлыгы шундый 6 имтихан сессиясе үткәреләчәк. Чираттагысы 5 апрельгә билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International