ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 12нче мартында 11.00 сәгатьтә “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының Республика этабының тантаналы ачылышы булды. Уеннар 2014 елның 12-15 мартында узачак.
2-4 март көннәрендә Свердловски өлкәсенең Түбән Серга, Артин, Ачыт, Красноуфим районнарыннан бер төркем җитәкчеләр һәм белгечләр эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасында булды. Делегацияне Татарстан Республикасының Свердловски өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Риват улы Садриев җитәкләде.
Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөгалимнәре арасында уздырылучы “Ел тәрбиячесе-2014” һөнәри бәйгесе дәвам итә. Республика муниципаль районнары үзләренең 3 иң яхшы тәрбиячесен бәйгенең зона этапларында катнашырга җибәрә.

Бәйгене үткәрү мәйданчыгы итеп М.Устинова исемендәге 102-нче номерлы гимназия сайланган. Татарстанда 2014 елда иң яхшы укытучы, тәрбияче, сыйныф җитәкчесе һәм укытучы-китапханәчене ачыклау максаты белән республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе старт алды.


11
март, 2014 ел
сишәмбе
Татарстанда Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырган “IT-Чемпион-2014” республика бәйгесе старт алды. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы премьер-министры И.Ш.Халиков ярдәме белән уздырыла.
2014нче елның 7нче мартында Яр Чаллы шәһәренең Чулман проспектында урнашкан Яр буе паркында Спорт буенча ориентлашуның финал уеннары уздырылды.
Агымдагы елда Татарстан халкына электрон рәвештә 40 миллионга якын дәүләт хезмәте күрсәтергә уйлыйлар. Ә 2018 елга исә барлык хезмәтләрнең 70 проценты интернет аша башкарылырга тиеш.
2014 елның 9-10 мартында Әлмәт, Тәтеш, Яшел Үзән, Арча, Спас, Мамадыш муниципаль районнарында спортның кышкы һәм җәйге төрләре буенча мәктәп укучыларының I Спартакиадасы кысаларында “Волейбол” төре буенча зона этаплары узды.
6 нчы март көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында проблемалы юнәлеш буенча «Educare» Сингапур компаниясенең Ван Чин катнашында методик укулар үтте.
Олимпиадада Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән мәктәп укучылары катнашты. Омск өлкәсенең Большеречье районы Үләнкүл урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рита Потапова «Нәфис сүз» номинациясендә җиңү яулады. Ул татар телен, татар шигъриятен искиткеч яхшы белүе белән бергә, артистлык осталыгын да күрсәтте. Рита Потаповага Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче дәрәҗә дипломы тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International