ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2014 ел
сишәмбе
Республикада яхшы инженерлар, техниклар җитми. Әлеге проблеманы хәл итү өчен мәктәпләрдә техник түгәрәкләрне җанландырмакчы булалар. Сабыйлар балалар бакчаларыннан ук лего-роботлар ясарга өйрәнәчәк. Совет заманында техник түгәрәкләр оештыру алга киткән булса, соңгы елларда алар игътибардан читтә калган иде. Түгәрәкләрнең юкка чыгуы техник белгечләр кытлыгына китерде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы инженер белгечлек¬ләрен, техник иҗат эшчән¬леген үстерү эшенә кереште.
“РобоФест” дип аталган Бөтенроссия робот техникасы буенча яшьләр фестивале – Европада балалар һәм яшьләр арасында инновацион технологияләр, робот техникасы һәм мехатроника өлкәсендә үткәрелә торган иң эре чараларның берсе. Ул 2009 елдан башлап уздырыла.

7
март, 2014 ел
җомга
2014 елның 6 нчы мартында Байлар Сабасының чаңгы трассасында, мәктәп укучыларының I Спартакиадасы кысаларында, чаңгыда узышу ярышының республика этабы булып үтте. Ярышта зоналарда беренче, икенче урыннарны алуга ирешкән иң көчле 9 муниципаль район һәм 6 шәһәр җирлеге командалары катнашты.

6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, табышлы, акчалы урында эшләүче кешеләрнең ярдәме дә бик кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне үзләренә төпле белем биреп, көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләүгә үз өлешен керткән мәктәпләренә даими булышып торырга өнди.

5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казан ИТ-паркында “Балаларга өстәмә белем бирү системасында “Робот техникасы” юнәлешен үстерү” темасына республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинарның максаты – укыту робот техникасының хәзерге заман казанышларын, мәгарифнең төрле баскычларында укыту конструкторларын куллану мөмкинлекләрен күрсәтү. ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда Татарстанда техник иҗатны үстерүгә 240 млн.сумнан артык акча бүленгән.
Бүген Татарстанда 2014 нче елның “ИТ-чемпион” республика конкурсына старт бирелде. "Шәхси кабинет"ларга 15 марттан кереп булачак.
Терехин Евгенийны өстәмә белем бирү оешмаларында укучылар арасында уздырылган Бөтенроссия фәнни экологик-биологик олимпиадада җиңүе белән котлыйбыз!
Мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге “IT-Планета 2013/14” Халыкара олимпиаданың беренче сайлап алу этабына нәтиҗәләр ясалды. Әлеге олимпиада инде җиде ел дәвамында мәгълүмати технологияләр белән кызыксынучы яшьләргә иң эре халыкара һәм Россия ИТ-компанияләре бәйгеләрендә үз көчләрен сынап карар өчен мөмкинлекләр тудыра.
Мәктәпләрдә башлангыч, төп һәм урта гомумбелем бирү программаларын гамәлгә ашырганда файдаланырга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең Федераль исемлеге ике тапкыр кыскарачак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы дәреслекләр буенча фәнни-методик совет анда 1369 басманы кертергә тәкъдим итте.
2014 нче елның 4 мартында ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләрне әйдәп бару хезмәте барлыкка китерү һәм оештыру максаты белән ДБББУ нигезендә “Бөгелмә балалар йорты”нда семинар булып узды. Әлеге чараны ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International