Күптән түгел башкалабызның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Швейцариядән кунаклар кабул итте. Болар – җиде тел белүче, тарих, рус теле укытучысы Клара Сокол белән тарих, француз теле мөгаллиме Адриан Кунзи һәм 16 укучысы. “Күпмилләтле Россия” дип исемләнгән проект әзерләгән кунакларның Россиядә яшәүче халыклар тормышы белән кызыксынасы килгән.