ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Мин монда проблема күрмим. Юк җирдә проблема ясамаска кирәк”, - дип җавап бирде ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең укучы кызларның мәктәпкә яулык бәйләп бару мөмкинлеге турындагы соравына җавап биреп.
Хәзерге вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан федераль исемлеккә кергән 485 исемдәге дәреслек 600 921 данә күләмендә сатып алынган. Гомумән алганда, 1 млн. 330 данә китапка заказ бирелгән. Республиканың үз дәреслекләре 200 380 комплект күләмендә (47 исемдә) сатып алынган.

9
июль, 2013 ел
сишәмбе
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның өстәмә этабы башланды. Төрле сәбәпләр белән төп дулкынга эләгә алмаучылар сынауны 8-18 июль көннәрендә тапшыра ала.
Кукмара муниципаль районының Мәчкәрә урта мәктәбендә инде яз көне башланган капиталь ремонт тулы көчкә дәвам итә. Бүгенгә ике катлы бинаның тәрәзәләрен алмаштыру бара, түбәнең ярты өлеше ябылып беткән.
Әлмәттә быел 9 гомумбелем бирү мәктәбенә һәм 1 коррекция мәктәбенә капиталь ремонт ясала. Моның өчен средстволар шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

8
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Лениногорскида капиталь ремонт дәвам итә. Бүгенге көндә райондагы алты мәктәптә капиталь ремонт бара. Алар – 5нче, 7нче, 8нче, 10нчы, Тимәш һәм Иске Писмән мәктәбе.
Капиталь ремонт программасы нигезендә, түбә ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, эчке ишекләрен алыштыру, эчке коммуникация, санузел, фасадны ремонтлау кебек эшләр каралган.

5
июль, 2013 ел
җомга
Ростов, Липецк, Курск, Түбән Новгород өлкәләрендә, Әстерханда, Мәскәүдә менингит белән авыручыларның артып китүе күзәтелә. Татарстанда әлегә энтровируслы инфекцияләр йоктыру очраклары ачыкланмаган. Шулай да бу чир республика территориясендә таралмасын өчен кисәтү чаралары күрелә.
Төрле җитәкчеләргә, шул исәптән район башлыгына да тәрбиягә авыр бирелгән берәр баланы беркеткәннәр.
Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл туплаган укучыларның эшен кабат тикшерергә тәкъдим иткән иде. Быел 100 баллык нәтиҗәләр буенча Брянск өлкәсе, Калмыкия, Чуашия Республикалары рекорд куйды.
Актаныш муниципаль районында коррекцион интернат-мәктәп директорларының семинар-киңәшмәсе булып узды. Чара Такталачык коррекцион интернат-мәктәбендә оештырылды. Бирегә республиканың төрле төбәкләреннән коррекцион интернат-мәктәп директорлары, балалар йорты җитәкчеләре, барысы 80 гә якын кеше җыйналды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International