Казан федераль университеты татар галимнәре арасында китапханәдән биш Камаз машинасы китап түккәннәр, аның күпчелеге татар басмалары булган икән дигән сүз таралган. Галимнәр университет җитәкчелегенең басма китапларга битараф булуына, уку залларын бетереп анда китапханә өчен ят башка оешмалар килүгә ризасызлык белдерә.
Татарстанның яңа мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәгарифкә күзәтчелек итү департаментына шундый йөкләмә биргән. Шул рәвешле ул бакча, мәктәпләрдә законсыз акча җыюны туктатырга уйлый.