ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
ТР укытучылары арасында спортның кышкы төрләре буенча ярышлар гыйнвар-февраль айларында уздырыла. Тиешле карарга агымдагы елның 15 нче гыйнварында ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кул куйды.

17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә министрлык карамагындагы Республика эксперт советының беренче утырышы узды.
Саба муниципаль районында мәгариф хезмәткәрләре катнашында 2012-2013 уку елының I яртыеллыгы нәтиҗәләрен анализланды. Биредә барлыгы 300дән артык укытучы катнашты
Быел Россиядә узачак иң мөһим спорт чарасына ярты еллап кына вакыт калып бара: Универсиаданың рәсми ачылышы 6 июльгә билгеләнгән.
Ниһаять, ике атналык каникулда көч туплаган укучылар һәм студентлар яңадан белем гранитын кимерергә кереште. Соңгылары кеше рәтеннән ял итүләре белән Универсиадага бурычлы.

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруга әзерләү максатыннан, Казан федераль университеты белән берлектә 2013 елның 15-18 гыйнвар көннәрендә 11 нче сыйныф укучылары өчен тестлаштыру оештыра.
30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика программасына быел Тукай муниципаль районының Кнәз, Күзкәй, Түбән Суыксу урта мәктәпләре һәм Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе кертелгән.

Казанда татар телендә белем алучы укучыларның күбесе 7-8нче сыйныфка җиткәч, урыс мәктәпләренә күчә. Моны берәүләр БДИ белән аңлатса, икенчеләре татар мәктәпләренең начар биналарда урнашуы белән аңлата.


14
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

"Ана теле" проекты татар телен үзләштерергә теләүчеләргә яңа мөмкинлекләр ача. Әлегә ул сынау режимында эшли, 15 гыйнварда рәсми ачылышы көтелә.


11
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Казан федераль университетының гуманитарий галимнәре (Р.Г.Минзарипов - җитәкче, Л.М.Попов, А.О.Прохоров, М.Д.Щелкунов) РФ Хөкүмәтенең 2012 ел өчен мәгариф өлкәсендәге премияләр лауреатлары арасына керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International