ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Янгын куркынычсызлыгы темасына балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бөтенроссия конкурсының республика этабының район бәйгесенә “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә нәтиҗә ясадылар.
Чистай мәктәпләренең өлкән сыйныфлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында “Интернет челтәрдәге социаль кулланулардан бәйлелек” дигән темага республика фәнни-практик конференция булды. “Балалар иҗаты һәм белем бирү хезмәтләре үзәге” ЧОУ ДО Светлана Выприцкая җитәкчелегендә әлеге чараны оештыручы булды

17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Күптән түгел РФ “Мәгариф турында”гы закон проектының икенче укылышы узды. Татарстанның яшь белгечләрне юллама белән авылларга җибәрү турындагы тәкъдиме кире кагылды.
Арча районында сабыйларны бакчага урнаштыруның яңа юлын эзләп тапканнар. Арчада бүген барлыгы 8 гаилә бакчасы эшли.
Яңа “Мәгариф турында”гы закон кабул ителсә, сабыйларын бакчага йөртергә теләгән ата-аналардан 15 мең сумга кадәр түләү алыначак, ди. Чыннан да, хәзер ата-аналар балалар бакчасы чыгымнарының 20 процентын гына каплый.

15
декабрь, 2012 ел
шимбә
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов бүген атналык ялын бүлеп, Актаныш муниципаль район мәгариф идарәсе һәм методик үзәге хезмәткәрләре, мәктәп директорлары белән очрашты.

13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Россия Президенты Хөкүмәткә ике елда һөнәри белем сыйфатын бәяләү өчен илкүләм система кертүне йөкләде. Бу хакта бүген РФ Президенты Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.

12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
«Сезнең республикада рус теле дә, татар теле дә бертигез дәрәҗәгә ия, дип беләм. Шулай булгач, ни өчен Казанда гел русча гына сөйләшәләр соң, нишләп руслар татарча белми?»
Матиас Ханкель исемле немец егете белән очрашуга баргач, аның беренче сүзе шул булды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен камилләштерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, министрның беренче урынбасары Данил Мостафин, дәреслекләрнең авторлары, мәгълүмат-методика үзәге җитәкчеләре, мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International