Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның Татарстан Фәннәр академиясендә “Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны” темасына уздырылган секциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хисап доклады белән чыкты.
Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үткәрелгән пленар утырышыннан соң, эш 3 секциядә дәвам иттерелде: Татарстан Фәннәр академиясендә – “Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны”, “Казан” милли мәдәният үзәгендә – “Татар милләтенең үсеш юллары”, IT-паркта – “Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге” темаларына.