ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты календарендә янә бер истәлекле көн барлыкка килде. Ул – Абитуриент көне.

21
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Күптән түгел Буа районының базасында мәктәпләр җитәкчеләре, шулай ук башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты, математика укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды.

16
ноябрь, 2012 ел
җомга
Яхшы белем бирмәгән вузлар ябылырга тиеш. Илнең мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов әнә шундый фикердә. Аның сүзләренә караганда, югары уку йортларындагы ришвәтчелек һәм күчереп язу очракларына каршы җитди көрәш алып барырга кирәк. Россия Иҗтимагый Палата вәкилләре исә “өчле”гә укыган балаларны вузга, гомумән, кертмәскә тәкъдим итә.
Эш тәкъдим итүчеләр Россия вузларын тәмамлаучы студентларның хезмәт базарына яраклылык дәрәҗәсен “өчле” билгесенә бәяли. РФ мәгариф министры Дмитрий Ливанов фикеренчә, соңгы елларда югары белем системасы һөнәри белгечләр әзерләүдән бигрәк социаль функцияләр үти башлады

14
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Казан шәһәренең Универсиада объектларының берсе булган Теннис академиясендә мәктәпләрнең физкультура укытучылары өчен бадминтон буенча махсус семинар үткәрелде
Ел тәмамланырга берничә ай калганда төзелеш тармагында “урак өсте” башлана. Бу өлкә өчен җаваплы җитәкчеләр Президент алдында хисап тотып, эшнең уңай барганын исбатларга тырыша.

13
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бу көнне иртәдән үк мультфильм­нардан көйләр яңгырды. Балалар тырышып шигырьләр укыдылар, шуннан соң һавага төрле төстәге шарлар очырдылар.
Аксубай районыннан җиде инглиз теле укытучысы “Татарстан Республикасы өчен инглиз теле” программасы кысаларында ЕF он-лайн мәктәбендә инглиз телен өйрәнүдә 16 нчы дәрәҗәгә ирешкән.

12
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Балтач муниципаль районы прокуратурасының эшче төркеме утырышында Балтач шәһәр җирлегендә яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләүнең торышы турында бик мөһим мәсьәлә каралды.
Соңгы елларда Алабуга шәһәрендә балалар бакчасы белән бәйле проблема элеккечә актуаль. Муниципаль районда өч яшьтән зуррак сабыйларның барысы да балалар бакчасына йөри. Башкаларның әле бу мөмкинлеге дә юк, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International