ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2012 ел
җомга
Мәсәкүдә дәүләт мәгариф учреждениеләре эше нәтиҗәсенә бәя бирү һәм нәтиҗәсез дәүләт учреждениеләрен үзгәртеп кору максатыннан, аларның эшчәнлегенә мониторинг уздыру буенча ведомствоара комиссиянең йомгак ясау утырышы булды. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.
28 ноябрьдә Теләче районында белем бирү муниципаль органнары җитәкчеләренең республика киңәшмәсе үтте. Анда ТРның Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, республиканың барлык муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчеләре чакырулы иде.

29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
КФУның Филология һәм сәнгать институтында рус телле студентлар өчен татар теленнән олимпиада узды. Анда республиканың 6 югары уку йортыннан 55 студент катнашты.
Әти-әнисе дәрәҗәле урында эшләсә, гаиләдә уңай мохит хөкем сөрсә, бала бердәм дәүләт имтиханнарын яхшырак тапшыра икән. Безнең галимнәр шуны ачыклаган.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2013-2020 елларга РФ “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасын раслады.
Казанга дүртенче халыкара инновацион нанотехнологик форумда катнашыр өчен килгән физика буенча Нобель премиясе лауреаты, Сколково инновацион үзәгенең фәнни җитәкчесе, “Сколково” Консультатив фәнни Совет Фонды рәистәше, Россия Фәннәр академиясе академигы Жорес Алферов Казан федераль университетында Физика институты, Исәпләү математикасы һәм информацион технологияләр институты студентлары, магистрантлар һәм укытучылары, яшь галимнәр өчен ачык лекция укыды.

26
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Тукай муниципаль районының Күзкәй авылындагы “Таңбатыр” балалар бакчасы үзенең 70 еллыгын билгеләп үтте.

25 ноябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында Казанның 5-7 сыйныф укучылары арасында оештырыла торган Н.И.Лобачевский исемендәге “Математика бәйрәме” турниры узачак. Бишенче мәртәбә оештырылучы турнирда конкурсантларга мәсьәләләр, башваткычлар, математик уеннар һәм математик алымнар кулланып эшләнә торган башка биремнәрне чишәргә кирәк булачак.


22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты календарендә янә бер истәлекле көн барлыкка килде. Ул – Абитуриент көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International