«Кешене тәрбияләү» Бөтенроссия конкурсының читтән торып этабына йомгак ясалды. Белгечләр бәяләве нәтиҗәләре буенча ярымфиналга Минзәләнең “Зоренька” балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Закирова барды. Конкурста катнашу өчен Россиянең 89 төбәгеннән барлыгы 12 840 кеше теркәлгән.
Татарстанда мәктәпләрне һәм мәгариф үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы үтәлде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин нинди мәгариф учреждениеләрендә әле эшнең баруы турында сөйләде. Видеоконференцэлемтә режимында узган чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр иттеләр Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.
Мисырда информатика буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган Казанның 2 нче лицей-интернат укучысы Гыймран Абдуллинны Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин белән очрашуга чакырачаклар. Бу хакта шәһәр башлыгы бүген эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр итте.
«Rock Is Art» - хәрәкәт, табигать һәм заманча рок-музыканы яратучылар өчен вакыйга. Мәдәни үзәкнең концерт мәйданчыгында Мәскәү Казан һәм республика рок-сәхнәсенең иң яхшы вәкилләре чыгыш ясаячак.
Бүген Kazan Digital Week-2024 форумы кысаларында алар стратегик хезмәттәшлек һәм партнерлык турындагы килешүгә кул куйдылар.
Быел тарих буенча БДИ тапшырган барлык чыгарылыш сыйныф укучылары махсус хәрби операция (СВО) һәм Луганск Халык Республикасының Россия составына керүе турындагы сорауга дөрес җавап биргәннәр.
А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ (КНИТУ-КАИ) онлайн-коммуникацияләр һәм МТС Линкны укыту өчен үз илебез платформасын файдалана башлый.
Бүген Чаллы шәһәре мәктәпләрендә укучыларның мәктәп советлары спикерларын сайлау башланды. Беренче сайлаучылар инде үз сайлавын ясаганнар .
Казанга « Иң яхшы туган тел укытучысы - 2024» бөтенроссия конкурсы финалына илнең 79 төбәгеннән 112 педагог киләчәк.
«Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Казанда һөнәри юнәлешнең бердәм моделен гамәлгә ашыру кысаларында навигатор- педагоглар өчен республика форумы узды.