Белем бирү вакыйгаларының бердәм календаре белем алучыларга, ата-аналарга, педагогларга, төрле типтагы мәгариф оешмалары җитәкчеләренә, методистларга Россия Федерациясендә үткәрелә торган бөтенроссия, төбәкара һәм халыкара дәрәҗәдәге мәгариф чаралары турында мәгълүмат бирү өчен билгеләнгән.
Бу хакта “Татар-информ”га ТР Дәүләт Советы депутаты, “Беренчеләр хәрәкәте” Казан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында билгеләп үткәнчә, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы билгесе астында узачак.
НГПУ Технопаркы базасында Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе белән берлектә «Знание. Учитель» форумы узды. Форум башланыр алдыннан кунакларны НГПУ ректоры Әлфинур Галиәкбәрова сәламләде.
Әлеге чара 16 нчы сентябрь көнне “Казан” агросәнәгать паркы базасында (Казан шәһәре, Аграрный ур., 2 йорт) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан” агросәнәгать паркы” АҖ һәм “Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләренең директорлар советы” коммерциягә карамаган партнерлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан узачак.
Татарстанда әлегә яңа мәктәпләр төзү исемлеген расламадылар. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә буенча фикер алышалар.
2023 елда Казан укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрне әзерләү өчен акчалата бүләк алачак.
Беренче сентябрьдән Татарстанның 66 мәктәбендә «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында төзелгән табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәгенең тантаналы ачылышы көннәре уза.
Киләсе, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы булачак. Бу турыда указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ текстында бу "фән һәм технологияләрне алга таба үстерү" һәм "республиканың социаль-икътисадый үсешенең мөһим бурычларын хәл итүдә аларның ролен көчәйтү" өчен кирәк, дип билгеләп үтелә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә биш көнлек уку кертүгә ни өчен каршы булуын аңлатты. Шул ук вакытта һәр белем бирү оешмасы карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итә, дип билгеләп үтте.