ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

"ФинЗОЖ эксперт" премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Анда финанс белеме һәм финанс мәдәнияте буенча мәгариф-агарту проектлары авторлары чакырыла.

20-29 июнь көннәрендә Казанда шәһәр мэриясе, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе һәм Росхезмәттәшлек ярдәмендә «Смена Вдохновения» узды. 

Үсеш һәм кыенлыкларны җиңү теләге - бүгенге яшьләр характерының мөһим өлеше, дип саный ТР вице-премьеры , ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин үзенең Telegram-каналында Түбән Кама химия-технология институтының булачак кампусы проекты эскизын бастырды.

 

МТС, цифрлы экосистема, "Казан-Болгар" дигән яңа бушлай аудиогид эшләтеп җибәрде, аның 180 чакрымга сузылган маршруты Лаеш районы буенча уза, район белән  Гавриил Державин тормышының балачагы  бәйле. Кунаклар һәм республика халкы аудиогид маршруты буенча урнашкан Сокуры, Егорьево һәм Державин авыллары аша узганда,  язучының гаилә һәм балачак тарихын тыңлый алачак.  

 


14
июль, 2023 ел
җомга

Өлкән курс студентлары балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә укыта, шулай ук балалар түгәрәкләре алып бара алачак. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасының 13 июльдәге пленар утырышы барышында икенче укылышта кабул ителде.

 

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

Чаллы укучылары арасында,  төп дәүләт имтиханын бирү өчен берничә ел рәттән  иң популяр предметлар булып география, җәмгыять белеме һәм информатика кала. Быел абсолют лидер информатика булды, бу предметны 3573 кеше сайлаган. Бүгенге матбугат конференциясендә ОГЭ нәтиҗәләре белән Автоградның мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин уртаклашты.

 

Тэги: #ОГЭ #ИтоговаяАттестация #ГИА

РФ Мәгариф министрлыгы,   мәктәп укучылары  читтән торып  профессиональ психологлар консультациясен алып була торган,   портал эшли башлаган. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне РФ мәгариф министры Сергей Кравцов "Дигория" Бөтенроссия форумында хәбәр итте.

 

Королев исемендәге стипендия РФ Хөкүмәте карары белән 2022 елда гамәлгә куелган. Аның күләме - студентлар өчен 15 мең сум һәм аспирантлар өчен ай саен 20 мең сум.

Россия Президенты Владимир Путин илнең заманча үсеше өчен яшьләрнең инженерлык белгечлекләре белән кызыксынуы артуын үрнәк дип саный. "Һәр вакыт үз геройларын таләп итә", - дип билгеләде ул, форумда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International