ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 22 августында Мәскәүдә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең «Ориентиры детства» Бөтенроссия форумы дүртенче тапкыр  узачак. Ул Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының профиль комитетлары, Бөтенроссия мәгариф профсоюзы һәм башка дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә уздырыла.

 

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты исемен «дәүләт бюджет учреждениесеннән»  «фәнни» оешмага үзгәртергә тели. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләде. Документ "Рәсми Татарстан" порталында бастырылган һәм коррупциягә каршы экспертиза уза.

 

БДИ да иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучылары белән традицион очрашуда Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев аларның тырышлыгы һәм үҗәтлеге өчен рәхмәт белдерде.

 

 

Педагоглар һәм Татарстанның мәгълүмат-китапханә үзәкләре белгечләре «Ватанның киләчәге укытучы кулында » педагогик проектлар конкурсында катнаша ала. Конкурсны Президент китапханәсе үткәрә.

 

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләрдә тәрбияви нәтиҗәләргә бәя бирде. Мәгариф оешмаларының тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү моделен эшләгәндә, Рособрнадзор федераль дәүләт белем бирү стандартларына йөз тота, анда сигез юнәлеш буенча белем бирүнең шәхси нәтиҗәләре билгеләнгән: гражданлык, патриотик, рухи-әхлакый, эстетик, физик, хезмәт һәм экологик тәрбия.

 

Укытучылар, госпиталь мәктәпләре укытучылары, тәрбиячеләр, педагогик династия вәкилләре, авыл мәктәпләре укытучылары, Мәскәүдән, Омск, Самара, Белгород өлкәләреннән, Татарстан һәм Луганск Халык Республикаларыннан килгән педагоглар Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә һәм Педагог һәм остаз елына багышланган очрашуда катнаштылар. Чара Россия Федерациясе Дәүләт Думасында үткәрелде.

 

 Иң титуллы спорт гимнастларының берсе Артур Далалоян  форумда катнашучылар белән тәҗрибә уртаклашты


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Фәннәр академиясенең яңа президенты итеп «Юл хәрәкәте иминлеге» фонды башлыгы Рифкать Миңнеханов сайланды.

 

Укучыларда кирәкле күнекмәләр формалашсын өчен, һәркемгә таныш предметларны эчтәлеклерәк итәргә телиләр. Инициативалар турында мәгариф министры урынбасары Андрей Корнеев 10 июльдә Мәгариф комитеты утырышында сөйләде.

 

2023 елның кабул итү кампаниясе югары ноктасына якынлаша. Бүгеннән алып 20 июльгә кадәр югары уку йортлары өстәмә керү сынаулары булган юнәлешләрне сайлаучылар өчен  документлар кабул итүне тәмамлый.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International