ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Быелдан «Россия ел укытучысы» конкурсында җиңүчеләр 1 млн сум күләмендә приз алачак, ә призерларга 500 мең сум түләнәчәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин үзенең урынбасарлары белән  үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында 11 мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзү күздә тотыла (икесе дә Казанда)

Түбән Каманың 21 нче урта мәктәбенең “Урман туганнар” мәктәп урманчылыгы IV грант конкурсында җиңү яулады. Алар “Чиста урман бүген, иртәгә - мәңгегә” проектын тәкъдим иттеләр

Бу хакта архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте

27 һәм 28 апрельдә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XI Халыкара ачык педагогика форумы узачак

Кичә Казанда "Татарстанның чуваш чибәре-2023" республика бәйгесе узды, ул чуаш халкы мәгърифәтчесе И.Я.Яковлевның тууына 175 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Конкурс 2002 елдан башлап , ике елга бер мәртәбә уздырыла. Конкурста җиңүчеләр "Россиянең чуваш гүзәле" конкурсында катнашалар. Яр Чаллы бу конкурста берничә тапкыр җиңде

КНИТУ базасында яңа полимер композицион материаллар һәм алардан эшләнгән әйберләр булдыру буенча фәнни юнәлешләрне үстерүдә махсуслаштырылган үзәк ачылды

Бүген Тәтеш районының Кошки-Новотимбай авылында Иван Яковлев бюстына чәчәкләр куелды. Чара чуваш халкының бөек мәгърифәтчесе тууына 175 ел тулуга багышланган


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

20 апрельдән 28 апрельгә кадәр Казанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга сайлап алу конкурсының 1 этабы уза, ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлтелгән проектны тәкъдим итүдән һәм яклаудан гыйбарәт

24-29 апрельдә педагог һәм остаз елы кысаларындпа  Әлмәт районында яшь геологларның IX Республика ачык кыр олимпиадасы узачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International