ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда 6 июльдән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалардан беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлый. Кабул итү буш урыннар тулганчы булачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча уздырылачак.

Татарстанда 2022 елның 20 һәм 21 июнендә үткәрелгән информатика һәм ИКТ буенча БДИ нәтиҗәләре расланды.

Быел Татарстанда көллият һәм техникумнар базасында студентларны укыту өчен 12 остаханә төзелә. Әлеге максатка «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча 62 миллион сум бүленә.

Татарстан укучылары Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында абсолют җиңүчеләр саны буенча рекорд куйдылар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләренә һәм призерларына түләүләр суммасы арттырылды. Түләүләрнең гомуми суммасы 30 млн.сумга якын. 

Татарстан югары уку йортлары базасында алдынгы инженер мәктәпләре ачу куелган максатларга ирешү өчен зур эш таләп итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


2
июль, 2022 ел
шимбә

Казанның 131нче лицеенда унынчы сыйныфны тәмамлаган Никита Перов Татарстанның «Ел укучысы» булды. Бу хакта Казанда республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән мәктәп укучылары һәм аларның педагогларын хөрмәтләү тантанасында билгеле булды.

30 июньгә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның 202 100-баллы нәтиҗәсе бар. 12 кеше 200 балл җыйды. 100 балл-178 кеше. Нәтиҗәләр әлегә информатика һәм ИКТ буенча БДИ нәтиҗәләреннән башка билгеле.

Россия иҗтимагый Палатасында «Бердәм белем бирү пространствосы: дәреслекләр һәм программалар» темасына иҗтимагый фикер алышу узды. Экспертлар «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр хакында фикер алышты, аны Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мәгариф буенча Комитетына кертергә тәкъдим итте. Дискуссиянең модераторы булып Россия Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем бирү һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Наталья Кравченко чыгыш ясады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өч яшь галимне Вячеслав Алемасов исемендәге премия белән бүләкләү турындагы карарны имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International