ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

8 ноябрьдә Татарстан Республикасында мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башлана.

Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте мәгариф өлкәсендә төбәк ведомстволары арасында уңышлы эшләүче матбугат хезмәтләре исемлегенә керде. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2018-2019 елларда Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары матбугат хезмәтләренең эш нәтиҗәләрен анализлады.

6 ноябрьдә «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында 2018-2019 уку елында  укучылар арасында узган  III Туриада (Спартакиада) җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында 100дән артык кеше катнашты.

1-2 ноябрьдә Ульяновскида мәктәп укучылары командалары арасында "Идел буе федераль округында география" темасына  "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" һәм  "Брейн-ринг" уеннары узды. 

Россиядә «Балалар үстерәбез. Заманча ата-аналар өчен Навигатор» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Ул балалы гаиләләр өчен кирәкле хезмәтләр турында мәгълүматны берләштерә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге КФУ ның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты белән берлектә «Тарих чакыруы» дип аталган I республикакүләм тарихи турнир үткәрде. Бу команда ярышлары, биредә укучылар проблемалы һәм олимпиада характерындагы тарихи биремнәр чишә.

Җиңүчеләр ай саен 42 мең сумга кадәр стипендия һәм Россия IT-югары уку йортында «Информатика һәм исәпләү техникасы» бакалавриаты программасы һәм магистратураның дүрт программасы буенча белем алу бәясенең 100% ын каплаган грант алачаклар.

Татарстанда «Ел студенты» еллык премиясе оештыру комитеты 15 ноябрьгә кадәр 18 конкурс номинациясе буенча кандидатлардан гаризалар кабул итә. Биредә теләге булган һәркем катнаша ала, ә конкурсантларга уңайлы булсын өчен, быел теркәү процессы электрон платформага күчерелде (studgrant.ru).

Казан федераль университеты беренче тапкыр «Мәгариф» юнәлеше буенча дөньяның иң яхшы 100 университеты исемлегенә керде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә югары уку йорты ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.

 

Казанның 185нче күппрофильле лицее базасында республика гомуми белем бирү оешмалары яшь педагогларының дизайн-сессиясе узды. Дизайн-сессия педагог эшенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International