ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Югары икътисад мәктәбе һәм «Яндекс» компаниясе Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте катнашында Россия югары уку йортларына кабул итү сыйфаты мониторингы үткәрде. Тикшеренү нәтиҗәләре ТАСС матбугат үзәгендә Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов тарафыннан тәкъдим ителде.

30 нчы октябрьдән 6 нчы ноябрьгә кадәр «Патриот» республика спорт–патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында Татарстан Республикасы «Яшь Армия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлегенең  «Патриотларны үстерәбез» дип исемләнгән республика профильле сменасы уза. Әлеге сменага республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 100 яшь армияче җыелды.

Татарстанга Дәүләт Думасының федератив төзелеш һәм җирле үзидарә комитеты рәисенең беренче урынбасары һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Игорь Сапко җитәкчелегендәге Пермь крае гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре делегациясе килде.

2019 елда мәгарифне үстерү стратегиясе институты хезмәткәрләре тарафыннан дәүләт йөкләмәсе кысаларында укучыларга тәрбия бирүнең якынча программасы эшләнде. Программа ил педагогларына белем бирү процессының тәрбия потенциалын ачыкларга һәм гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк, чөнки Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы Указы бурычларын хәл итү максатларында гомуми белем бирү оешмалары эшчәнлегенә үрнәк программаны нәтиҗәле гамәлгә кертү бары тик ул педагог-укытучылар һәм мәктәп администрациясе тарафыннан хупланганда гына мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Театраль Идел буе” фестиваленең төбәк этабында җиңүче булган “Парковка” спектакленең язмасын карады.

Ел саен үткәрелә торган «Тере тел – тере милләт» республика конкурсы ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә.

2 ноябрьдә Казанда  "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре баш командующие җитәкчелегендә киң масштаблы "Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт-Синең Сайлау!" дип аталган мәгълүмати – агитация акциясе узды.


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Информатика буенча компьютер формасында узган Бердәм дәүләт имтиханында  19 меңгә якын укучы катнашты.

Казанда мәгариф оешмаларында «Мехатроник» белгечлеге буенча белем бирүнең дуаль системасын гамәлгә кертү буенча социаль проектның өченче этабы башланды*. Ул төбәктә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Ford Fund хәйрия җәмгыяте ярдәме белән "Форд Соллерс" компаниясе тарафыннан инде өченче ел гамәлгә ашырыла.

28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларына әзерлек кысаларында республикабызда  Физик культура буенча уку-тренировка җыеннары башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International