Яңа уку елында Татарстан укучылары эчтәлеге һәм тиражы буенча уникаль булган финанс грамоталылыгы буенча уку әсбаплары комплекты ярдәмендә финанслар турындагы фәнгә төшенү мөмкинлегенә ия булачак.
12 октябрьдә «Казан» Агросәнәгать паркы базасында (Казан ш., Аграр ур., 2 йорт) Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгате эшләнмәләре ярминкәсе узачак.
Семинар эшендә «Идел буе сыйфат үзәге» Милли квалификация системасын үстерү буенча төбәк методик үзәге директоры урынбасары Мария Янковская, гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова, өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова һәм ведомствоның башка хезмәткәрләре катнашты.
Математика, информатика һәм санлы технологияләр өлкәсендә югары казанышлар күрсәткән укучылар хөкүмәт грантларына дәгъва итә ала.
11 октябрьдә Республика олимпиада үзәге "Мәгариф системасында сәләтле балалар: проблемалар, перспективалар, үсеш" дип аталган VI Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе институтлары директорлары һәм фәнни җитәкчеләре белән очрашты.
14-19 октябрьдә Россия ИТ-вузы Европа илләреннән программалаштыруның объект-юнәлешле телләре буенча 60 эксперт җыячак. Катнашучылар гибрид һәм киберфизик системаларны модельләштерү һәм верификацияләү, объект-юнәлешле технологияләрдәге яңа эшләнмәләр, эшләнмәнең микросервис архитектурасы, интернет әйберләр, веб-кушымталар һәм зур мәгълүматлар белән эшләү өчен кушымталар буенча фикер алышачак.
2019 елның 16-18 октябрендә Казанда Казан дәүләт мәдәният институты оешуга 50 ел тулуга багышланган «КазГИК-50» Халыкара мәдәният һәм мәгариф саммиты узачак.
9 октябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы максатларын һәм бурычларын формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру буенча эскпертлар утырышы узды.
«Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары»– стратегик инициативалар агентлыгыннан югары уку йортлары укучылары өчен өстәмә белем бирү программасы.