ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Сентябрь - вузда белем бирү процессының чираттагы этабы старт алу һәм кабул итүгә йомгак ясау вакыты. Быел студентлар өчен дәресләр бераз соңрак – 16 сентябрьдән – августның соңгы көннәрендә «WorldSkills-2019» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уздырылу һәм анда катнашучыларның КФУ кампусында яшәүләре белән бәйле рәвештә башланачак. 


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Казан» халыкара аэропортында WorldSkills 2019 да катнашучыларны каршы алдылар, алар Россия җыелма командасының гомуми җыелышыннан соң килделәр. Катнашучылар һәм экспертлар чемпионат нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Болар барысы да РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән "Ворлдскиллс России" тормышка ашыра торган "Киләчәккә билет" проекты кысаларында барачак. Проектта 6-11 нче сыйныф укучылары катнашачак. Дөрес, быел экскурсияләр һәм профессиональ пробалар белән киң программаны 36 төбәк укучылары гына карый алачак. Калган барлык укучылар да профориентация тестларын үтә алачак. Моннан тыш, "Киләчәккә билет" интернет-платформасында (анда укучыга проектта катнашу өчен теркәлергә кирәк) тестлардан тыш, катнашучылар өчен белем бирү материаллары, һөнәрләр турында тулырак мәгълүмат һәм хәтта онлайн-курслар да барлыкка килде.

2 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Горький тимер юлында "Тимер юлда балалар куркынычсызлыгы" айлыгы үткәрелә. Аның максаты - укучыларга яңа уку елы башлану белән тимер юл инфраструктурасы объектларында булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.

Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә йомгак ясалды. Хәйрия проекты ярдәмендә йөзләгән бала укуга керешү өчен кирәкле булганның барысын да ала алды.

Чаллыда «Куркынычсыз тәгәрмәч» хәрәкәте яшь инспекторларының 25 нче республика конкурсы старт алды, дип хәбәр иттеләр республика автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.

Белем көнендә Түбән Камада берьюлы ике заманча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Күчтәнәч» һәм «Елмаю» ачылды, дип хәбәр итә «НТР 24».

Октябрь аенда квалификация нәтиҗәләре буенча топ-40 команда Саратовта 1/2 финалга чыгу өчен көч сынашачак. Җиңүчеләр 2020 елның июнендә Мәскәүдә МФТИ мәйданчыгында узачак дөнья финалына юл тотачак.

Урта һөнәри белем бирүне әзерләү системасыннан 100дән артык һөнәр юкка чыгачак. Бу нинди һөнәрләр? Аларны шәхсән Россия мәгариф министры Ольга Васильева: "эмальле савыт-саба җитештерүче", "кәгазь киптерүче", "тукучы", "чигүче", "электрон техника эшләнмәләре җыючы", - дип белдерде. Аларга алмашка нәрсә? "Мехатроника һәм мобиль робототехника", "График дизайн", "Техник эксплуатацияләү һәм роботлаштырылган производствога хезмәт күрсәтү"…


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган селектор киңәшмәсендә катнашты, аны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International