ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

12нче апрельдә Казанга гадәти булмаган поезд килде. Бу - трофей бронетанкның, инженер

техникасының, артиллерия коралының, бронеавтомобильнең, салкын һәм утлы коралның,

кулдан ясалган шартлаткыч җайланмаларның, чит ил туклану рационнарының,

террорчыларның экипировкаларының һәм җиһазларының 500 дән артык үрнәге тәкъдим

ителгән 18 вагоннан торган тимер юл составы. Күчмә ачык экспозиция "Сирийский

перелом" дип атала.

12нче апрель көнне Космонавтика көнендә һәм Халыкара кешенең космоска беренче

очышы көнендә Россия Федерациясенең барлык мәктәпләрендә дүртенче ел рәттән

Гагарин дәресе «Космос – ул без» узачак.

Мәктәпкәчә яшьтә финанс грамоталыгы балаларда сакчыл мөнәсәбәт, үз-үзеңне дөрес

тоту, хезмәт нәтиҗәләрен бәяләүгә юнәлтелгән. Икътисади тәрбия финанс дөньясы

турында күзаллауны формалаштырырга мөмкинлек бирә, ул аңа мөстәкыйль һәм уңышлы

шәхес булырга ярдәм итә ала.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан информатика һәм ИКТ буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын кабул итәчәк. Ул Иннополис университетында 11 – 17нче апрельдә узачак. Россиянең 56 регионыннан 268 укучы информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча иң яхшы белгеч исеменә лаек булу өчен көрәшәчәк.

2019 елның 5 – 10нчы апрелендә Мордовия башкаласында физика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 14 укучы катнашты. Олимпиада ике: тәҗрибә һәм теоретик турларда узды.

2019 елның 20нче апрелендә 10.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Россия Герое А. В. Козин исемендәге 7 нче гимназия базасында мәктәп укучыларының Л. Н. Толстой исемендәге ХVII республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.

TIMSS-2019 тикшеренүләренең төп этабы Россиядә 2019 елның апрель-май айларында узачак, анда катнашу өчен Россиянең 49 төбәгеннән 500дән артык белем бирү оешмасы, шул исәптән Татарстанның 16 мәктәбе дә сайлап алынган.

"Юнармия" хәрәкәтендә катнашучы мәктәп укучылары быел ук гражданлык югары уку йортларына кергәндә өстенлек алачак. 

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының эшлекле программасының милли трекында катнашу өчен үзгәрешләр лидерларының бөтенроссия онлайн-сайлап алу башланды. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты контроль максатыннан 2018 елда Бөтенроссия тикшерү эшләренең шикле нәтиҗәләрен күрсәткән мәктәпләргә Бөтенроссия тикшерү эшләренә бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International