Габдулла Тукайның 133 еллык туган көне уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү максатыннан Арча муниципаль районының Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.
13-19 апрель көннәрендә Казанда сәнгать фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы уза.
Бу юлы балалар инглиз телен белүдә иң яхшысы булдылар. Кичә Мәскәү дәүләт лингвистика университетының актлар залында инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалын ябу тантанасы узды.
11нче апрель көнне «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында мәгариф оешмаларында «Җиңү волонтерлары» Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары һәм ирекле патриотик отрядлары активистлары өчен «Җиңүнең яшь волонтерлары» республика сменасын ачу тантанасы узды.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да 2019 елгы БДИга ныклап әзерләнә: төп этапка кадәр ай ярым калып бара. Типик хаталардан котылып буламы?
12нче апрельдә КФУда "Зоология" һәм "Биологик ресурслар" (биологик фәннәр) белгечлекләре буенча диссертация советы эшли башлады. Аның составына КФУ, Ульяновск дәүләт университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты галимнәре кергән.
Татарстан мәктәп укучыларының информатика һәм ИКТ буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын кабул итә. Ул 12 – 17нче апрельдә Иннополис университетында узачак. Россиянең 56 регионыннан 268 укучы информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча иң яхшы белгеч исеменә лаек була.
Саранскида тарих буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау
этабы тәмамланды. Ярышларда Россиянең 64 регионыннан 254 укучы катнашты.
Татарстаннан олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм Нурлаттан 12 бала катнашты.
Кайбер йогышлы авырулар буенча тикшерелмәгән балалар белем бирү оешмаларында
булганда, башкаларга инфекция йоктыру куркынычы бар, ә буүз чиратында мәгариф
оешмаларындагы башка балаларның куркынычсыз яшәү мохитенә хокукларын боза.
Тәтеш шәһәренең 1 нче мәктәбе базасында “Камаев укулары 2019" республика фәнни-
тикшеренү конференциясе булып узды. Татарстанның 15 районыннан, шулай ук Казан
һәм Түбән Камадан 143 укучы үз эшләрен тәкъдим итте. Конференциядә 68 эш тәкъдим
иткән Тәтеш укучылары аеруча активлык күрсәттеләр.