14нче апрельдә “Сириус" белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм "Сәләт һәм уңыш” мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева очрашты.
2019 елның 14нче апрелендә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабының беренче язма туры узды.
2018 елның 29нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, республика гражданнары һәм башкалар катнашында мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 7 бурыч билгеләнде.
Сишәмбе көнне мәктәп укучылары тарих, биология, география һәм чит телләр буенча
бөтенроссия тикшерү эшләрен язалар, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә
күзәтчелек буенча федераль хезмәт.
Педагогик үлчәүләр федераль институты (ПҮФИ) үзенең сайтында рус теле, математика,
әдәбият, инглиз, немец, француз һәм испан телләре буенча төп дәүләт имтиханының
перспективалы контроль үлчәү материаллары (КҮМ) демоверсия проектларын бастырып
чыгарды. ТДИ формасында тапшырыла торган калган җиде фән буенча демоверсияләр
2018 елның октябрендә басылып чыкты.
Рус теле буенча бөтенроссия тикшерү эше (БТЭ) 4 сыйныф укучылары өчен 15 – 19нчы
апрельдә узачак. Мәктәпләр әлеге тикшерү эшен үткәрү вакытын үзләре сайлый ала, ә һәр
мәктәп өчен тикшерү эшләренең вариантларын БТЭ биремнәр банкы нигезендә автомат
рәвештә сайлаячаклар. Әлеге технология быел БТЭ үткәргәндә беренче тапкыр
кулланылачак.
Мәгариф министрлыгы дәреслекләрнең федераль исемлеген формалаштыруның яңа кагыйдәләрен иҗтимагый фикер алышу өчен бастырып чыгарды. Ул 27нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Иң мөһим үзгәреш - дәреслекләрне тикшерү шәхси оешмалардан дәүләт карамагына күчә.
2019 елның 12 – 17нче апрелендә Татарстанда, Иннополис университетында информатика һәм ИКТ буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы уза.
2019 елның 5 – 14нче апрелендә Тольятти шәһәрендә (Самара өлкәсе) 2018 - 2019 еллар сезонында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының суперфиналы узды. Татарстан Республикасыннан ярышларда Казан шәһәре Вахитов районының 5нче номерлы лицее яшүсмерләре командасы катнашты.
2019 елның 8 – 14нче апрелендә Санкт-Петербург шәһәрендә Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре һәм дизайн университеты базасында технология буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.