ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлеге чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзенчәлекләренә багышланган ата-аналарның VI Республика интернет-җыелышы узды. Ул “Игътибар! Үзенчәлекле бала!” дип исемләнгән иде.

School theatre инглиз телендәге мәктәп театр коллективлары республика фестиваль-бәйгесе икенче ел рәттән чит телләрне өйрәтүнең сыйфатын арттыру максатыннан үткәрелә.

Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты, балалар уеннарын оештыруда башлап йөрүче О.И. Аршба, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Балалар спорты» проектының төбәктәге координаторы О.И. Павлова, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең Сәркатибе ярдәмчесе  Р.А. Ратникова,  «Балалар спорты» проектының Татарстандагы төбәк иҗтимагый советы рәисе Д.А. Сафарова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима катнашты.

Казан шәһәренең Яңа Савин районы Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге 113 нче урта гомуми белем бирүче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган татар-рус мәктәбендә “Тарихның данлы сәхифәләре. 

24нче майда ел саен славян язуы һәм мәдәнияте көне киң билгеләнеп үтелә. 

Казанда республика һәм бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов мәктәп укучыларын олимпиадаларда актив катнашырга чакырды.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Казанда VIII бөтенроссия балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча фестивальнең пленар утырышы узды.

Бүген «Әкият» балалар үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Балачак иле» балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды.

2011 елда Татарстан Республикасы ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга юнәлдерелгән «Бала видеопаспорты» гомумроссия мәгълүмати-эзләү системасына кушылды.

18нче майда К. Тинчурин исемендәге театр бинасында  «Театр - All Inclusive» дип исемләнгән сәламәтлеге чикләнгән балаларның театр студияләре фестиваленең гала-фестивале һәм бүләкләү тантанасы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International