ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Иннополис  шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең «Укытучының профессиональ үсеше һәм карьерасы: төп юнәлешләр һәм нәтиҗәләр» дигән секция утырышы узды. Аның эшендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның уку-укыту эшләре буенча урынбасарлары, районнардагы директорлар советы рәисләре, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары һәм профсоюз вәкилләре катнашты. Актуаль темаларга тәкъдим ителгән кече пленумнарны Мәскәүдән махсус чакырылган күренекле галимнәр, мәгариф эшлеклеләре алып барды.

Яшьләр һәм укучыларның «Агыйдел» III төбәкара интеллектуаль иҗат форумы 11 август көнне кабат Актанышта үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел форум Агыйдел буенда палаткалар шәһәрчегендә түгел, ә бәлки балаларның яраткан “Бүләк” лагере базасында һәм җиде көн урынына ике атна дәвам итәчәк.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Казанда укучылар арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада башланды. Рәсми ачылышта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.


13
август, 2016 ел
шимбә

Россиянең кайбер төбәкләрендә мәктәп укучылары дәреслекләр белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә түгел, дип хәбәр итте журналистларга Грозныйда РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. Ул төбәк башлыкларыннан әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итүне таләп итүен белдергән.

6-11 августта Тәһранда (Иран) IX Халыкара студентлар һәм мәктәп укучыларының химия буенча олимпиадасы үтте. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте.

10-23 август көннәрендә Актаныш районында III төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы уза.

Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында, соңгы елларда үткәрелә торган “Балага мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе старт алды. Төп игътибар аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, ата-аналары вакытлыча эшсез калганнарга булачак. Әлеге мәсьәләдә муниципаль киңәшмәдә ачыклык кертелгән.

12 августта “Балтач” ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында башта укучылар өчен уку кирәк-яраклары ярминкәсе башланып китте.

Ярминкәдә җирле шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән Казаннан килгән сәүдәгәрләр дә бар. Өс киемнәре, уку формалары, ир балаларга костюмнар, спорт киемнәре һәм канцелярия товарлары сатыла. Бәяләре чагыштырмача арзан.

14 августта Татарстанның Югары Ослан районында 19 августтка кадәр дәвам итәчәк Студентларның мәгариф форумы тантаналы рәвештә ачыла.  Республиканың барлык вузларыннан һәм урта һөнәри белем бирү йортларыннан булган меңләп форум делегаты студент яшьләр сәясәтен үстерүнең төп юнәлешләре буенча белем туплаячак.

 


9
август, 2016 ел
сишәмбе

30 августта  Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов катнашында III Гомумроссия ата-аналар җыелышы узачак. Җыелышта Интернетка тоташа алган һәркем катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International