ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

Казанда ана теле укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Гран-прия иясе дип Казанның Вахитов районы 39нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөембикә Салихова табылды.

29 мартта  Казандагы Икътисад, идарә һәм хокук институты базасында (Зайцев ур., 15нче йорт) “Иң яхшы педагог-психолог” республика һөнәри осталык конкурсын ябу тантанасы була. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә.
Шуны билгеләп үтик: “Иң яхшы педагог-психолог” республика һөнәри осталык конкурсы финалы бүген башланды. Аның зона этаплары республиканың Питрәч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнарында, Яр Чаллы, Казан, Азнакай шәһәрләрендә үткәрелгән иде.

2016  елның 26 нчы мартында Пенза өлкәсенең Кикино авылында “Сәләтле балалар” дип аталган XIV  традицион Кикин форумы булып узды. Ел саен форумда өлкәнең үзеннән һәм Россия регионнарыннан меңнән артык сәләтле укучы катнаша.


26
март, 2016 ел
шимбә

23-25 мартта Яр Чаллы шәһәренең Шахмат-шашка клубында Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы призына шәһәр укучылары арасында ХХ ачык шахмат турниры булды.


25
март, 2016 ел
җомга

25 нче март көнне Мөслимдә чираттагы III республикакүләм “Фоат Садриев укулары” узды.

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рус география җәмгыяте, Казан федераль университеты, Идарә, икътисад һәм финанс институтының географик һәм экологик белем бирү методикасы һәм теориясе кафедрасы белән берлектә Казандагы 155 нче гимназиядә «Табигать фәннәрен укытуда укучыларда экологик культура формалаштыру» дигән темага уздырылган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә хәбәр ителде.

Түбән Кама шәһәрендә  II Бөтенроссия ”ПолиТехОлимП -2016” политехник фәнара Интернет-олимпиада үткәрелде. Әлеге олимпиаданың башлап җибәрүчесе һәм  оештыручысы  “Түбән Кама агросәнәгать көллияте” булды.

25 нче мартта  Түбән Кама нефтехимия көллиятендә урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында республика бәйгесе узды.

Татарстан студентлары өчен "Транспорт гранты" язгы конкурсы башланды, дип хәбәр итә ТР Студентлар лигасы матбугат хезмәте. Катнашучылар 6 апрельгә кадәр конкурсның studgrant.ru сайтында теркәлү уза ала.

22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында, Халыкара туган тел көненә багышлап, «Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары» VIII халыкара тюркология конференциясе була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International